enrutat
Баш бит / Имамнар балага мәгънәсез исем кушудан баш тартырга хокуклы – Җәлил хәзрәт Фазлыев
Имамнар балага мәгънәсез исем кушудан баш тартырга хокуклы – Җәлил хәзрәт Фазлыев

Имамнар балага мәгънәсез исем кушудан баш тартырга хокуклы – Җәлил хәзрәт Фазлыев

Татарстанның Балтач районында мөселманча иң матур исемнәр кушкан имамнарны бүләкләделәр. Бу традициягә нигез салынганга инде унбер ел тула: бүген районда яңа буын Зөһрә, Зөләйха, Халидә, Мөхәммәд, Җәлилләр үсеп килә. Ләкин һаман да имамнар Ралина һәм Раяз исемнәреннән котыла алмый интегә икән.

Казаннан 100 чакрым ераклыкта урнашкан Балтач районының имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев исем кушу йоласына җитди карый. Галим Гомәр Саттар-Мулилленең “Татар исемнәре ни сөйли?” дигән китабы дөнья күргәннән соң баш казый киңәшчеләре Казанның “Шамил” мәчете имамы Мәхмүт хәзрәт, “Әниләр” мәчете имамы Шәүкәт хәзрәт андагы исемнәрне сайлап алган. Казыятта тикшерелгәннән соң, күркәм мәгънәле исемнәр аерым китапка тупланган. Бүген ул 544 битлек “Исемең матур, кем куйган?” китабы бөтен имамнарга ярдәмлек буларак таратылган.

“Шулай да ул китапта да мөселманнарга килешмәс исемнәр качып калган, – ди Җәлил хәзрәт. Анфиса, Дариал, Тамара, Яна, Сусанна, Заря кебек унлап исем турында кисәтә ул.

“Ак калфак”лар белән максатлар уртак

34,5 меңнән күбрәк кеше гомер кичергән Балтач районында бүгенге көндә 45 мәчет эшли. Җәмгыятьнең рухи-әхлакый үсеше өчен көч куйган имамнарның эшчәнлегенә мөхтәсибәттә ел дәвамында алар кушкан исемнәргә карап та бәя бирү гадәтләнелгән. 2016 елга нәтиҗә ясап, Балтач Җәмигъ мәчетенә имамнарны җыйдылар.

Бу вакыйгада Татарстан Президенты Аппараты, республика Диния нәзарәте вәкилләре, шулай ук Казаннан “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова да катнашты. Җәлил хәзрәт кунакларны мәчеттә 4-6 яшьлек балалар өчен “Әс-сәлам” балалар тәрбия үзәге эшчәнлеге белән таныштырды. Анда балаларын йөртергә халык чират тора.

Балтач районында 2014 елдан “Ак калфак” оешмасы ачылган. Зөлфирә Камалова җитәкчелегендәге оешмада егермегә якын хатын-кыз исәпләнә. Алар яшь буынны тәрбияләүдә, гаилә кыйммәтләрен, милли гореф-гадәтләрне, традицияләрне саклау һәм торгызу юнәлешендә еш кына дин әһелләре белән берлектә эшчәнлек алып бара.

Кадрия Идрисова районда “Бишек туе”, Шәҗәрә бәйрәмнәре үткәрелүен, хәзер Татарстанның башка районнары, Россия төбәкләрендә дә бу тәрбияви проектларның үрнәк итеп алынуын искәртте.

“Балтач районында әхлакый тәрбия, милли һәм дини традицияләрнең үсешендә Җәлил хәзрәтнең тырышлыгы зур. Безнең халыкта балаларга исем кушу, милли тәрбия алымнары болар барысы да тормышыбызга кабат әйләнеп кайтырга тиеш”, – дип ассызыклады Кадрия Идрисова. Җәлил хәзрәткә һәм җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаевка ул истәлекле бүләкләр тапшырды. Ә 2016 елда матур исемнәр кушуга өлеш керткән имамнарга “Ак калфак” чыгарган “Тәрбия баскычлары” дискларын бүләк итте.

“Алинә”дән көчкә котылдык!”

Узган елда туучылар турында мәгълүматларны өйрәнеп, Җәлил хәзрәт исемлек төзегән. “Үткән ел имамнарыбыз кушкан исемнәр арасында 13 исем мәгънәсез булып чыккан. Һәм аларның икесе һаман да – Раяз. Шулай да шәригатькә туры килмәгән исемнәр кушу очраклары кими бара. Алайса, аннан алдагы елда шундый 25 исемгә юлыктык, кәеф бик киткән иде”, – ди хәзрәт.

Баш казый белдергәнчә, балага исем кушу – җаваплы вакыйга. “Безнең бабаларыбыз бу мәсьәләгә җитди караган, чөнки исемнең җисеменә туры килүен теләгән. Япон галимнәре дә суга матур сүзләр әйтеп торсаң, ул дәвалау сыйфатына ия була икән дип исбатлый. Баланы да матур, мәгънәле исем белән атасаң, аның организмы уңай энергия бүлеп чыгара башлый”, – ди ул.

Җәлил хәзрәт “Бөтен Салавыч авылы Ринатка терәлгәнме?!” дип, Салавычта Ринат һәм Раяз кушканы өчен, Янгулда Иллариа исеменә ризалашканы өчен андагы имамнарны быел бүләксез калдырды. “Соснаны да “Эльза” бизәми! Ничә еллар балалар күп туа торган авылларның берсе иде Сосна, күптән анда ят исемнәр күренгәне булмады”, – дип кисәтте имам-мөхтәсиб. Аныңча: Радмир, Элина, Ралина – боларның берсе дә шәригатькә туры килми.

Катнаш никахлар булса да ят исемнәргә ризалашмаска өнди, хәзрәт. “Ринат булса да, Ренат булса да – аерма юк, барыбер ул – “Революция народ наука” дигән сүз. Рияз – җәннәт бакчасы, ләкин Раяз – дүрт хәреф җыелмасы гына. Балтач районы егете җырчы Раяз Фасыйховка да мулла Рияз дип кушкан булган, авыл советында документны дөрес тутырмаганнар, шулай Раяз булып калган. Алинә исеменнән дә районда көчкә котылдык”, – дип сөйли Җәлил хәзрәт, хәзер Раяз Фасыйховның иҗаты белән бергә исеме дә популярлашуына ишарәләп.

Хәзрәт мисалга Дәниф исемен дә китерә: “Дәниф – түбән тәгәрәүче, батып баручы дигән сүз. Менә көн буе балага шулай дип әйт инде. Дәнис тә – гарәпчә, калдык дигәнне аңлата. Шулай да аның фарсыча мәгънәсе матур, ләкин әгәр ул бу исемен Гарәбстанда әйтсә, бик сәер яңгыраячак. Кешеләр бит хәзер йөреп тора, хаҗга бара”, – ди хәзрәт.

Имамнарның мәгънәсез исемнәр кушудан баш тартырга хаклы булуын искә алып, Җәлил хәзрәт хәзрәтләрне бердәм булырга чакырды. “Әгәр сез каршы килсәгез, миңа мөрәҗәгать итәргә кушсагыз, ә мин тагын да өстәп торсам, вазгыятьне уңай якка үзгәртә алырбыз. Иң мөһиме – имамнарның берсе ризалашмагач, икенчегез янына йөгереп барып куштырырлык булмасын. Сезнең үрнәк башкаларга да ирешсен, бүтән районнарда да исем кушуга җаваплы карасыннар иде”, – дип теләкләрен җиткерде баш казый.

“Сәбәп хастаханәдә түгел”

110 хуҗалыктан торган Кили авылы имамы Мәгъруф хәзрәт Мөхетдинов узган ел 3-4 балага исем биргән. Имам-мөхтәсибтән “Ралина” исеме өчен шелтә алса да, беренче тапкырга аны гафу иттеләр. Үзе дә ул куен дәфтәренә бу исемне онытмаска дип теркәп куйды. Мәгъруф хәзрәт әле бер ел гына имамлык итә. Башта авыл имамында, аннан Балтач мәдрәсәсендә өч ел белем алып чыккан.  Үткән ел авылда Ясминә, Зәмир, Азамат исемнәрен кушкан. Әле кичә генә бәби туена чакырган булганнар, анда да әти-әниләре Ясминә исемен сайлаган.

“Сабыйның исемен бала табу йортыннан чыкканда ук документка яздырып кайталар. Безгә андый чакта нишләргә? “Ралина” исеме белән дә шулай булды. Бик борчылдым, “Рәлинә” дип әйтегез, һичьюгы, дидем. Яшьләргә аңлатабыз, никах укыганда ук балага исем кушуның җаваплыгы турында сөйлибез, югыйсә”, – ди Мәгъруф хәзрәт.

Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев Балтач районында хастаханә һәм ЗАГС бүлеге белән аңлашу барлыгын әйтә. Гомумән, бүген ЗАГС бүлеге элекке җитәкчесе Фирая Хәкимҗанованың йөзенә кызыллык китермәслек итеп эшләвенә басып ясый. Хәзерге вакытта Фирая ханым районның Дәү әниләр оешмасын, Татарстан хатын-кызлары оешмасының район бүлеген җитәкли.

“Туу турында таныклык алырга килүчеләргә мин һәрвакыт ике телдә яңгыравыклы, мәгънәле исемнәр сайларга булыша идем”, – дип искә алып сөйли Фирая ханым үз чиратында. Соңгы елларда ЗАГСта Зөһрә Әхмәтханованың бу юнәлештә активлыгын искәртә балтачлылар.

“Балтачта хастаханәдә дә, ЗАГС бүлегендә дә балага исем сайлау мәсьәләсендә уяулыкны югалтмыйлар: ата-аналарны бу хакта кисәтергә тырышалар, имамнардан сорарга киңәш итәләр. Әти-әниләргә тиз арада хәл итәргә туры килгәндә каушап калырга кирәкми, хәзер бит мобиль телефоннар заманы, имам белән киңәшләшергә мөмкин. Казандагы хастаханәләрдә бала тудырып кайтучылар арасында чит-ят исемнәр күбрәк очрый. Ләкин минем хастаханәләрне гаеплисем килми, монда ата-анада бөтен җаваплылык. Еш кына алар туу турындагы таныклык күтәреп килеп, имамны факт алдында калдырмакчы була. Әмма мулла барыбер дә шәригатькә туры килмәгән исемне кушудан баш тартырга хокуклы. Документларны үзгәрткән гаиләләр булды, үзгәртеп була икән бит”, – ди Җәлил хәзрәт.

Лилия Гаделшина, «Татар-информ»МА

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*