tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иман нуры иңсен күңелләргә
Иман нуры иңсен күңелләргә

Иман нуры иңсен күңелләргә

Халыкларны да, аерым затларны да
бәхет мәйданына  алып  чыга торган  юлларның  иң тугрысы –
гүзәл  холык белән яхшы тәрбиядер.
Р. Фәхреддин

Бөек татар галиме һәм мәгърифәтчесенең әлеге сүзләре гасырлар дәвамында актуальлеген югалтмыйча, ата-аналар һәм җәмгыять алдында торган  бурычларны ачык чагылдыра. Соңгы берничә елда  телебезгә, динебезгә булган игътибарның артуы, тарихка йөз белән борылу  ата-бабаларыбыздан калган күркәм традицияләрне торгызырга, тәрбия алымнарын киредән кулланышка кертергә яңа мөмкинлекләр ача. Районда һәм шәһәрдә оештырылган күп төрле чаралар да әлеге күтәрелешнең  күркәм бер чагылышы  дип  әйтергә тулы нигез бар.

7 октябрь көнне “Иске Әлмәт” мәдәният йортында мәктәп укучылары өчен Корбан бәйрәме уңаеннан “Иман нуры иңсен күңелләргә” дип исемләнгән чара булып узды. Бөтендөнья татар конгрессының  Әлмәт бүлеге каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары бүлекчәсе, Әлмәт мөхтәсибәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге инициативасы белән оештырылган чара татар балаларына дини бәйрәмнәребезнең әһәмиятен, тәрбияле, әхлаклы булып үсүенең иң туры юл икәнлеген аңлату, аларны кызыксындыруга юнәлдерелгән иде.

Бәйрәмдә Әлмәт районы  имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Резеда Зәһретдинова,  Әлмәт муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Флүс Гарипов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Ганиев, ӘДМХИ проректоры, ТР Язучылар оешмасының  Әлмәт  бүлеге рәисе  Рәфкать Шаһиев, башка рәсми  затлар, 1 нче гимназия, 1 нче лицей, 1 нче, 16 нчы  мәктәп укучылары, укытучылар катнашты.

Чара Фәһим хәзрәт Әхмәтҗановның Корбан бәйрәме уңаеннан тәбрикләве белән башланып китте. Ул залда утыручы балаларга дин һәм әхлак тәрбиясе, тормыштан алынган гыйбрәтле хәлләр турында сөйләде, тәртипле, бөтен яклап та укымышлы булуларын теләде.

Флүс Гарипов үзенең чыгышында  Әлмәт муниципаль районы башлыгы  Мәҗит Салиховның сәламнәрен җиткерде. Район һәм шәһәребездә халыкны дингә тарту, милли гореф-гадәтләребзне  киредән кайтару, әхлак  тәрбиясенә кагылышлы мәсьәләләренең дәүләт югарылыгында хәл ителүен ассызыклады.

Риза Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия укучылары һәм укытучылары көче белән әзерләнгән концерт программасы барышында  Коръәннән  аятьләр укылды, мөнәҗәтләр, тәрбия, әхлак темасына  багышланган шигырьләр, җырлар яңгырады.

Кичүчат авылыннан Р.Фәхреддиннең  мемориаль музее хезмәткәрләре дә бәйрәмгә буш кул белән килмәгәннәр.  Фойеда балалар өчен “Ачык сандык” күргәзмәсе оештырылды, залда утыручы балалар  белән  галимнең тормыш, хезмәт юлына  кагылышлы викторина үткәрелде.  Укучылар сорауларга бик теләп җавап бирделәр, дин тәгълимәтләрен  белүләрен күп тапкырлар расладылар.

Чараны оештыручылар – Әлмәт мөхтәсибәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе  Наилә Зыятдинова , “Альметьевский вестник” газетасы мөхәррире,  “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Ландыш Зарипова билгеләп узганча, “Иман нуры иңсен күңелләргә” дип исемләнгән  бәйрәмнең төп максаты – үсеп килүче яшь буынның күңелләренә берникадәр булса да  әхлак, тәрбия орлыклары  салу.

– Эшебез изге, ул дәвамлы булыр дип ышанабыз. Бергә булсак, аңлашып эшләсәк, нәтиҗәләре дә  озак көттермәс,– диделәр алар.

Бәйрәмдә катнашучылар, барлык оештыручылар исеменнән олы ярдәмнәрен күрсәткән  иганәчеләргә,  “Татнефть-УРС” җәмгыяте, шәхсән аның җитәкчесче  Динус Миргалиевич Төхфәтуллинга, “Елховнефть” идарәсе җитәкчесе,  Дәүләт  Советы  депутаты Рөстәм Хамисович Хәлимовка,  Риза  Фәхреддин  исемендәге  1 нче  татар гимназиясе  коллективына,  бәйрәм концертында үзләренең чыгышлары белән сөендергән артистларыбызга  олы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Чара укучылар һәм кунаклар өчен  әзерләнгән Корбан ашы белән тәмамланды.

Фәрдия Хәсәнова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*