tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иман юлына кече яшьтән
Иман юлына кече яшьтән

Иман юлына кече яшьтән

Мөселман халкының көтеп алган – Рамазан ае башланырга санаулы гына көннәр калып бара. Нинди ай соң ул – Рамазан ае? Ул ничә көн дәвамында бара? Ураза тоту – нәрсә ул? Күрше Лянтор шәһәре иҗтимагый татар оешмасына йөргән балалар бу сорауларга җавапларны таптылар. Алар 13 май көнне мәчет бинасына җыелып вәгазьләр, киңәшләр, ураза кешене рухи яктан тәрбияләү, чыныктыру чарасы икәненә төшенделәр. Үзләре белгән вәгазьләрне укып күрсәттеләр. Балалар арасында 6 физик мөмкинлекләре чикле булган балалар да бар иде.

 – Чит төбәкләрдә мөселман мохите чикле булса да, үзенең гаиләсе, балаларының киләчәген уйлый белгән ата – ана, бу изге айны тәрбия чарасы буларак куллана дисәм дә ялгышмам. Безнең шәһәрдә арада балаларын кече яшьтән ураза тотарга өйрәткән ата – аналар да бар. Бүген балаларга бик кечкенә яшьтә булуларына карамастан уразаның, Рамазан аеның нинди зур әһәмияткә ия булганын тагын бер кат аңлатырга тырыштык ” – дип үз фикерләре белән бүлеште Лянтор шәһәре иҗтимагый татар оешмасы җитәкчесе Миләүшә ханым Михайлова.

 

Гөлчәчәк Фәтхулова, ХМАО – Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*