tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева бүген 70 яшь!
Татарстанның халык артисты  Хәмдүнә Тимергалиева бүген 70 яшь!

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева бүген 70 яшь!

Хөрмәтле, яраткан җырчыбыз Хәмдүнә Сәетгали кызы Тимергалиева! 

Сезне чын күңелдән 70 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Сез татар эстрадасында төрле елларда, күптөрле үзгәрешләр булуга карамастан, популярлыгыгызны 50 ел буе югалтмый саклаган, халык мәхәббәтен яулаган җырчы. Хәмдүнә Тимергалиеваны белмәгән, аның җырларын тыңламаган татар кешесе юктыр. Тамашачы Сезне туры сүзле, үткен фикерле булганыгыз өчен хөрмәт итә, кыюлыгыгызга, кабатланмас тавышыгызга соклана. Чыгышларыгызны һәрвакыт көтеп алалар. Сезне яшьләр дә ярата. Эстрадага килгән яңа буын белән уртак тел табып, хәтта алар белән бергә дуэтлар җырлаучы артистлар бик сирәк. Бу Сезнең замана белән бер дулкында атлый белүегезне, гомер агышына бирешмичә, көр, яшь күңелле булып калуыгыз хакында сөйли. Без Сезгә озын гомер, саулык телибез. Сезнең җырларыгыз, иҗатыгыз татар халкына кирәк. Киләчәктә дә көч-куәтегез ташып торсын. Тамашачы алкышлары, чәчәк бәйләмнәре белән сөендереп торсын.

Ихтирам белән,

Бөтендөнья татар конгрессы.

 

Кыскача биографиясе

Хәмдүнә Тимергалиева – танылган җырчы, Татарстанның халык артисты. Иң популяр татар җырчыларның берсе.
Тимергалиева Хәмдүнә Сәетгали кызы 1949 елның 24 нче маенда  Башкортстанның Борай районы Котлыяр исемле кечкенә генә татар авылында дөньяга килгән. Мәктәпне тәмамлагач, Уфа телефон элемтәсе станциясендә 4-нче разрядлы монтер булып эшли. Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесын тәмамлый.
1976-1987 елларда Казанда Татар дәүләт филармониясендә җырчы. Эмиль Җәләлетдинов төркемендә “Гармун моңнары” дигән җырны беренче тапкыр башкара.

1987 нче елда Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек була. Ә 1991 нче елда Татарстанның халык артисты исеме бирелә. Хәзерге вакытта репертуарында 1000-ләп җыр бар, шулардан 200-е татар халык җырлары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*