tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иң тырыш, эшчән, алдынгы карашлы Татарстан яшьләре кемнәр?
Иң тырыш, эшчән, алдынгы карашлы Татарстан яшьләре кемнәр?

Иң тырыш, эшчән, алдынгы карашлы Татарстан яшьләре кемнәр?

27 июньдә Россиядә Яшьләр көнен бәйрәм итәләр. Хәер, Татарстан инде бу бәйрәмне ике көн рәттән масштаблы итеп уздырды. Рәсми рәвештә исә бәйрәм бүген билгеләп үтелә. Әлбәттә, республикабызда актив яшьләр, һичшиксез, күп. Без аларның берничәсенә мөрәҗәгать итеп, Татарстанның иң актив яшьләрен билгеләдек.

– Татарстан яшьләре – ул перспективалары булган, һәрвакыт алга барган кешеләр. Студентлар да, эшләүче яшьләр дә һәрвакыт бер-берсе белән гармониядә тора, чөнки ала𠘖 яшьләрнең каймагы. Әгәр студентлар үзләрен иҗатта сынаса, 35 яшькә кадәргеләр үзләрен төрле тармакларда, фәнни юнәлештә сыный, – ди “Казан яшьләре” җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Адинә Кульмасова.

Яшьләр яшьләр инде ул – кайда да бер, дисәләр дә, Татарстан яшьләре башка шәһәрләр, төбәкләрдәге яшьтәшләреннән аерылып тора. Мисал өчен, Адинә Кульмасова үзе “Универсиада уты эстафетасы”нда катнашып, бөтен Россиядәге яшьләрне күрү бәхетенә ирешә. Яшьләрнең сәләтен үстерергә булыша торган үзәкләр, спорт һәм иҗатны үстерү өчен инфраструктура булуы, грантлар ярдәме – болар барысы да, һичшиксез, яшь кешеләргә үсәргә булыша. “Башка төбәкләрдә дәүләт, муниципаль, коммерцияле булмаган оешмалар арасында үзара хезмәттәшлек механизмы булдырылмаган. Ә бездә барысы да “Без булдырабыз!” бердәм девизы белән һәрвакыт алга бара”, – ди  «Казан яшьләре» рәисе.

Адинә фикеренчә, Татарстанның иң актив яшьләре ул:

– “Сәләт” яшьләр оешмасы башкарма директоры Тимур Сөләйманов (сәбәбе: “Сәләт” оешмасы татар яшьләрен үстерүдә булышлык күрсәтә);

– “Иҗади яшьләр академиясе” президенты Валентин Шихобалов (сәбәбе: патриотик, донор хәрәкәтен үстерә, башка проектларны да алып бара);

“Студентлар лигасы” оешмасы (биредә актив яшьләр күп, алар һәркайсы да яшьләр белән сыйфатлы эш алып бара);

– Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин (сәбәбе: бу оешма бик нык үсештә, татар яшьләр хәрәкәтен популярлаштыруда зур көч куя)

“Казан  яшьләре” оешмасы.

Татар яшьләренең активлыгы арткан

Әлбәттә, Татарстан яшьләре дигәч, күз алдына татар яшьләре дә килеп баса. Бу өлкәдә, әлбәттә, Бөтендөнья татар яшьләре форумы эшчәнлеген әйтеп китми булмый. Гомумән алганда, Татарстан яшьләре актив, әмма татар яшьләрен дә шундый дип буламы соң? Моны белер өчен Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллинга мөрәҗәгать иттек.

– Яшь шагыйрьләр, язучылар, дизайнерлар, музыкантлар – аларның активлыгы артты. Альтернатив татар музыкасы үсештә: яңа төркемнәр барлыкка килә. Казанның җанлы музыкага чыгыш ясый торган барлык төркемнәрен алсак, татар альтернатив музыкасы алдагы урыннарда тора. Татар мәдәниятен алга сөргән дизайнерлар саны да шактый артты: алар йә татар миили элементын кертеп коллекция чыгара, йә мөселман киемнәре тегә. Аларның саны 60ка якын җыелган. Интернетта татар проектлары ясаучылар да бар. Мисал өчен, бала үсеше буенча 15 проект бар. Аны барысын да татар яшьләре үз көче белән эшли. Болар барысы да татар яшьләре хәрәкәтенең Татарстанда иң көчле берләшмә булып торганын күрсәтә, – ди Тәбрис Яруллин.

Әлбәттә, барысы да бал да май була алмый. Тарихи урыннарны саклауга, аларны барлау, популярлаштыру, анда туристларны җәлеп итүгә караган эшчәнлектә күбрәк активлык җитми икән. Тәбрис фикеренчә, “Штаб”, “Смена” кебек креатив үзәкләр бар, ә татар яшьләр өчен заманча урыннар юк.

Тәбрис фикеренчә,  Татарстанның иң актив яшьләре ул:

– композитор Эльмир Низамов (сәбәбе: сәнгать ягыннан чит илләрдә татарларны танытуда күп куч куя);

Рәдиф Кашапов (Санкт-Петербургтан кайтканнан бирле, рус телле мәгълүмат чараларында татар мәдәниятен популярлаштыруда зур өлеш кертә);

– Казанның 2 нче лицеендагы  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рашат Якупов (балалар белән төрле ярминкә уздыра, интернетта татар телен кулланучыларны арттыра);

– журналистлар Римма Бикмөхәммәтова, Гөлназ Бәдретдин (милли темаларга алына);

Айдар Шәйхин җитәкчелегендәге “Гыйлем” проекты (интернетта фәнни телне популярлаштыра);

– “Ауропалы Татарстан” блогерларның берсе Айрат Фәйзрахманов (тарихны популярлаштыруда, хокук өчен көрәшүдә күп көч куя).

Хезмәт куючы яшьләр башкалардан калышмый

Яшьләр дигәч, әлбәттә, эшләүче, эшче яшьләрне дә телгә алмый булмый. Чөнки Татарстан икътисадына, сәнәгатенә нәкъ менә алар – зур өлеш кертүчеләрнең берсе. “Эшләүче яшьләрнең активлык күрсәтүе төрле предприятие, оешмаларда яшьләр сәясәтенең актив рәвештә алып барылуына бәйле. Мисал өчен, безнең шәһәрдә эре предприятиеләрдән кала, кечерәк оешмаларда эшләп тә, үзләрен күрсәтә алган яшьләр күп. Аларның иҗтимагый эшчәнлектә үзләрен табуы да – куанычлы хәл. Чөнки яшьләр үзләре коммерцияле булмаган оешмалар ача, аларга башкаларны да җәлеп итә. Алар төрле яктан, профессиональ юнәлеш буенча да үсештә. Ә республикабыз яшьләре исә үзенең бердәмлеге, команда рухы, үзгәрергә, белем алырга әзер булуы белән аерылып тора, хәтта башка төбәкләргә баргач та, кунакчыллыгыбызны күрсәтми булдыра алмыйбыз”, – дип бедерә Әлмәт шәһәренең Кулланучылар хокукын яклау һәм кулланучылар хокукын агарту буенча җирле җәмгыяте идарә президенты Булат Борһанов.

Булат фикеренчә,  Татарстанның иң актив яшьләре ул:

– Татарстан Балалар оешмалары советы директоры Екатерина Согрина (сәбәбе: балалар хәрәкәтен яңа баскычка күтәрүе);

– “Сәләт” яшьләр оешмасының башкарма директоры Тимур Сөләйманов (сәбәбе: үсеп баручы буын өчен яхшы үрнәк булуында);

– «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Азат Идрисов(чын лидер, үз артыннан күпләрне ияртә ала);

– «Дельта» спорт һәм көрәшнең функциональ төрләре федерациясе җитәкчесе Дамир Хөснетдинов (спорт, сәламәт яшәү рәвешен үстерү белән янып яши);

– Татарстанның“Ел студенты-2015”, “XXI гасыр лидеры” Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе Диана Мамакова(сәбәбе: үз туган ягы – Яр Чаллыда яшьләр сәясәтенә зур өлеш кертә, искиткеч проектлар уйлап табып, аларны тормышка ашыра).

Менә шулай, безнең Татарстан яшьләре үз республикасын яратып яши, эшли һәм эшләргә ярата! Алга таба да бу сыйфатларның тагын да артуын, Татарстан яшьләренең һәрвакытта да алдынгы урыннарны алуын телибез.

 http://intertat.r
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*