tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иң яхшы портфолио бәйгесе
Иң яхшы портфолио бәйгесе

Иң яхшы портфолио бәйгесе

Беренче март көнне Сургут шәһәре татар иҗтимагый үзәгендә аеруча җанлылык хөкем сөрә иде. Шулай булмый мөмкин дә түгел: чөнки бүген биредә татар автономиясе каршында инде озак еллар эшләп килгән татар якшәмбе мәктәбендә “ Иң яхшы портфолио” конкурсына йомгак ясалачак. Нинди портфолио турында сүз бара соң? Шуңа ачыклык кертеп үтик. Якшәмбе татар мәктәбенә йөрүче балалар беренче дәрестән үк һәр дәрестә укытучы тарафыннан бирелгән материалны , өйгә бирелгән өстәмә эшләрне, темалар буенча ясалган проект эшләрен, үзләренең иҗади эшләрен, мәктәп кысаларында үткәрелгән төрле бәйгеләрдә катнашу нәтиҗәләрен бик пөхтә итеп аерым файлларда шәхси папкаларына җыеп баралар. Ул папкалар һәр укучының шәхси эзләнүләре белән дә тулыландырылып бара. Шулай ук төрле чаралардан фотолар, кул эшләнмәләре дә шунда урын ала. Балаларның туган телләренә , ата-ана , әби-бабалары теленә игътибарын һәм мәхәббәтен тагын да үстерү максатыннан чыгып планлаштырылды бу бәйге. Билгеләнгән вакытка зал матур итеп милли киемнәр киенгән балалар, әти-әниләр, кунаклар белән тулды. Бәйгене якшәмбе мәктәбенең алыштыргысыз укытучысы Гүзәл ханым Шәрәфетдинова башлап җибәрде. Ул залдагыларны бүгенге бәйгенең максаты, тәртибе, регламенты белән таныштырды. Шунда ук бәйгене бәяләүче жюри составы да игълан ителде. Болар хөрмәтле һәм абруйлы кешеләр: Сургут татар яшьләренең җитәкчесе Рамил Гатауллин, автономиянең актив әгъзасы Мидхәт Вәлиуллин, җирле “Ак калфак” оешмасыннан Галия ханым Хәкимовалар. Алар да уз урыннарын алдылар.

Бәйгедә катнашучылар арасында шобага салынды һәм 5 катнашучының чыгыш тәртипләре билгеле булды. Беренче булып Әминә Ибраһимова чыгыш ясады. Ул саф татар телендә үзе, гаиләсе белән таныштырды. Якшәмбе мәктәбенә бик теләп йөрүен әйтте. Чыгышын мәктәптә өйрәнгән җыр белән тәмамлады Әминә. Ә төрле эшләнмәләр, иҗади эшләр, рәсемнәр белән шыплап тулган портфолиога жюрида утыручылар да хәйран калды.Җәен авылга кайткач әбиләре белән җыйган дару үләннәреннән гербарий да бар иде хәтта. Икенче булып чыгыш ясаган Тимур Кәримов турында да бик күп мактау сүзләре әйтергә мөмкин. Тимур- искиткеч сәләтле, тырыш, максатчан бала. Мәктәпкә килгәндә бер сүз татарча белмәсә дә, телне өйрәнергә шулкадәр теләге зур, хәтта Яңа ел бәйрәмендә уйналган әкияттә төп рольләрнең берсен башкарды ул. Портфолиосында татар теленнән рус теленә кергән сүзләр турындагы фәнни эше нәтиҗәләренең шәһәр тарафыннан бәяләнүе турында да Мактау кәгазе бар иде.

Нурисламов Сәлим чыгышын матур итеп дога укудан башлады. Сәлимнең чыгышы аеруча күңелләргә хуш килерлек иде, ул татарча сөйли дә , укый да белә. Үз-үзен тотышы да бик иркен, ышанычлы. Абыйсыннан калышмаска тырышып, Кәрим дә бәйгегә катнашырга теләк белдергән. Ул әле кечкенә, аңа 5 кенә яшь. Мәктәпкә дә быел гына ныклап йөри башлады. Шулай да тыңлаучылар аның чыгышын аеруча яратып кабул иттеләр. Бәйгене төгәлләүче укучыбыз Алия Фаттахова да әле беренче сыйныфка да киләсе елга гына бара. Ә татар мәктәбенә инде икенче елын йөри. Курчак кебек матур кызыбыз татар кызларына хас бик оялчан да. Шуңа күрә әнисе аңа ярдәмгә килде һәм икәүләп бик матур итеп “Яз җитә” җырын башкардылар. Менә инде нәтиҗәләр ясар вакыт та җитте. Жюринең эше бик җиңелләрдән түгел, катнашучыларның һәркайсы беренче урынга лаек булырлык чыгыш ясады. Портфолиолар да барысы да бай эчтәлекле, матур бизәлгән . Шулай да бәйгенең бәяләү критерийларына туры килүенә карап, бик аз аерма белән, урыннар шушы тәртиптә билгеләнде:
▪️1. Нурисламов Сәлим. ▪️2. Кәримов Тимур.
▪️3. Нурисламов Кәрим.
​▪️4. Ибраһимова Әминә.
▪️5. Фаттахова Алия.

Бәйгегә нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: мондый чаралар тәрбияви яктан бик зур әһәмияткә ия, ул гаиләләрне берләштерә, күмәк эшләүнең яхшы нәтиҗәләр бирүенә ышандыра , тагын да яңа үрләр яуларга көч һәм ышаныч тудыра . Балаларның әти-әниләренә аерым рәхмәтләр җиткерәсе килә. Алар һәр яңалыкны күтәреп алалар, балаларны рухландырып , аларга юнәлеш күрсәтеп, ярдәм итеп торалар. Үзләре дә яңадан яңа идеяләр тәкъдим итеп кенә торалар.

Җыеп кына әйткәндә , Сургут шәһәренең якшәмбе татар мәктәбе коллективы бердәм гаилә булып, телебезне, традицияләребезне, гореф-гадәтләребезне саклау өчен зур көч куеп эшлиләр һәм яшиләр.

Гөлсинә Мөбәрәкшина
Сургут

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*