tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесе
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесе

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесе

Татарстанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы уза.

Конкурсның чираттагы этабында катнашучыларга «Милләтем язмышында  һөнәрем роле» темасына эссе язарга тәкъдим ителде.  Шулай ук, Мәгариф хезмәткәрләре йортында укытучылар өчен семинар оештырылды. Мөгаллимнәр алдында Мәгарифне үстерү институты һәм Казан Мәгариф идарәсе методистлары чыгыш ясады, дип хәбәр итә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Узган елны «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесендә 26 кеше катнашты, аларның 10сы  — Россиянең субъектларыннан. Җиңүчеләр булып Казанның 39нчы мәктәбе  укытучысы Илмира Абсалямова һәм  Башкортостан Республикасы М.Шәйморатов ис. 104нче мәктәбе укытучысы Венера Садыкова  табылган иде.

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*