tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иң зур бүләк — Шәле чишмәсе суы
Иң зур бүләк — Шәле чишмәсе суы

Иң зур бүләк — Шәле чишмәсе суы

Питрәч районының яшь музыканты Ильяс Сираҗиев Мәскәү каласында данлыклы якташы, РФ Мөселманнарының диния нәзарәте рәисе мөфти Равил Гайнетдиннең Мәскәү җәмигъ мәчетендә эшли башлавына – 30 ел, үзенә 60 яшь тулуга багышланган чараларда катнашып, кунак булып кайтты. Ильяс әлеге бәйрәм тантанасында Равил Гайнетдин хөрмәтенә татар халык көйләреннән торган композиция башкарды.

Питрәч балалар сәнгать мәктәбе укучысы Ильяс Сираҗиев илкүләм уздырылган музыкаль бәйгеләрдә күптәннән катнаша, Татарстан, Россия күләмендә уздырылган конкурсларда даими призлы урыннар яулый. Мәскәү сәнгатькәрләре аны шундый бер концертында күреп алганнар һәм музыкантның әти-әнисе белән элемтәгә кереп, чыгышларыннан берничә видеосюжет җибәрүләрен сораганнар. Озакламый Мәскәүгә, мәшһүр якташының бәйрәменә чакыру да килгән. Башкалага Ильясны музыка укытучысы Наталья Халикова озата барган. Музыкантның әнисе, улы Мәскәүгә китәр алдыннан, шәехнең туган авылы Шәлегә барып, кувшин белән чишмә суы алып кайта һәм Равил Гайнетдингә бирергә кушып, улы Ильяска тапшыра.

Кичә вакытында, үзенең чыгышыннан соң, Ильяс әнисенең амәнәтен үти. Мондый көтелмәгән күчтәнәчтән мөфти хәзрәт бик нык дулкынлана, талантлы чыгышыннан мәмнүн булуын белдерә һәм, олуг рәхмәт йөзеннән, бәләкәй якташына китабын бүләк итә.

Үзенең рухани хезмәтен күренекле якташыбыз Равил хәзрәт Гайнетдин заманында Казандагы «Нур Ислам» икенче Җәмигъ мәчетендә имам хатиб булып башлаган иде.

Ирек Нигъмәти
magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*