enrutat
Баш бит / ИНДРӘЙ МӘЧЕТЕ ЯРДӘМ КӨТӘ
ИНДРӘЙ МӘЧЕТЕ ЯРДӘМ КӨТӘ

ИНДРӘЙ МӘЧЕТЕ ЯРДӘМ КӨТӘ

Әле кайчан гына 20 еллыгын гөрләтеп бәйрәм иткән Индрәй мәчете нигезеннән сүтелеп, зурайтылып яңадан төзелә башлады.

Мәчетнең яңа проекты

Мәчетнең яңа проекты

Уйламаганда килеп чыкты бу яңа төзелеш. Матур гына утырган, әйбәт кенә эшләп килгән мәчеткә ни булды икән дигән сорау күпләрне борчый. Бу сорауга җавап эзләп, Индрәй мөселман оешмасы җитәкчесе Хәмзә Камалов янына бармый булдыра алмадым. Ә мәчет бинасы аздан гына ишелеп, бәла-каза тумый калган икән.

— Мәчетнең нигезе күптән ярылган иде. Аннан соң аңа өстәмә нигез дә ясадылар, стенасын да тарттырдылар. Үткән ел түбәсен яңартырга һәм бик искергән манарасын алыштырырга дип өлкә җитәкчеләренә мөрәҗәгать иттек. Алар белән килешү төзеп, быел яз җитүгә бу эшне башларга уйладык. Соңгы җомга намазында җыелыш үткәрдек. Анда өлкә мөселман дини идарәсе җитәкчесе Зиннәт хәзрәт Садыйков һәм Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән казыяты мөфтие Фатыйх хәзрәт Гарифуллин белән 48ләгән кеше катнашты. Алар белән аңлашып, берничә җирдә аерылып киткән, хәтта кирпечләре ярылган стеналарны карап, яңадан салырга дигән карарга килдек.

Кышын җил урамдагы шикелле уйнап утыра иде, җылы урамга китеп беткән өчен газга да зур сумма түләдек. Өлкәннәр бу сүзләрне яклап чыктылар. Алдан ук судья да, техник экспертлар да килеп карадылар, “мәчет авария хәлендә, теләсә кайсы вакыт ишелергә мөмкин”, дигән карар чыгардылар. Чынлап та, түбәсен сүтә башлаганда, түбә такталары ишелделәр дә төштеләр. Бинаның стеналары як-якка киткән, швеллер һәм такталар чак кына эләгеп торганнар. Тарттырылган тимерләрен алгач, стенасы да ишелде.

Әлбәттә, спонсорлардан, авылдашлардан башка гына яңа мәчет төзүне башкарып чыгу авыр булыр иде. Иң беренче авыл имамы Сафуан абый Сәгыйтов үз кесәсеннән 5 мең сум алып бирде. Аның саваплы эшен дәвам итеп, 300 меңләгән сумлык спонсорлык ярдәме күрсәткән “Инвест-силикат-стройсервис” оешмасы директоры Владимир Черепанов (бик сыйфатлы ак кирпеч) һәм “Статус” җәмгыяте генераль директоры Сергей Медведев (кызыл кирпеч), “Тюменьнеруд”, “Управление механизации” оешмалары, индрәйлеләрдән — Газинур Яхин, Динар Хәлидуллин, Азат Сәфәргалиев, Зәйнулла Аитов, Әгъзам Алеев, Илдар Алгаев, Илсур Алгаев, Рамил Биктимиров, Рушан Вәлитов, Әхмәд Фасылов, Синнәтулла Усманов, Илдар Янабаев, Хәлил Речапов, Иван Скимбатур, Артур Колмәмәтов, Руслан Мәхмүтов, Вәлиәхмәд Уразаев, Изил Аширбаков, Альберт Хәлимов, Нариман Юртлыбаев, Равшан Ярмөхәммәтов, Әхәт Речапов, Кахрамон Шәипов кебек булышучылар белән бүген төзелешне башлар өчен кирәкле эшләрне башкардык диярлек.

Реваль Хөснетдинов ярдәме белән төньяктан килеп төзү өчен тикшеренү үткәргән егетләр дә акча сорамадылар. Әле “Альтаир99” подрядчы төзелеш оешмасы җитәкчесе Юрий Червонцев та эшчеләренә үз акчасын түләп килә.

Хәзер нигез (фундамент) өчен генә миллионлап сум акча кирәк. Аны каян табарга дип аптырыйм. Әлегә сметаны әзерлиләр, ул 11 миллионнан артык сумлык килеп чыга. Хөкүмәт түбә ябарга һәм манара өчен дип күчергән 700 мең сум акча гына бар исәп-хисап счетында. Мәчетләргә ярдәм итәргә дип булдырылган попечительләр советы да, Индрәй хакимияте җитәкчеләре, хәлле татарлар да булышырга ашыкмыйлар. Кайберләренә мөрәҗәгать итеп карадым, “акча юк”, дип кенә җавап бирәләр. Мәчетне сала башлагач, авылда 4 җирдә куелган садака тартмаларында җыелган акча да ике мәртәбә кимеде. Алай да вәгъдә итүчеләр бар, көтәбез. Эшне туктатмас өчен хәзер, куркыныч булса да, үземә кредит алырга туры килә, инде 400 меңнән артык бурычлы булып куйдым. Бүгенге көндә эш беләнме, акчалатамы, башкачамы һәр булышучы исәптә.

Әйе, иске мәчет барлык авыл халкы берләшеп, ярдәмләшеп салынган, хәзер иман йортын төзүдә өлеш кертүнең савабын аңлап бетерүчеләр аз ахрысы. “Җиде эшнең савабы кеше каберендә ятканда да килеп торыр, өзелмәс: гыйлем өйрәтеп калдыру, елга агызу, кое казу, хөрмә үстерү, мәчет төзү, мираска Коръән калдыру, ата-анасы өчен истигфар кылучы изге бала калдыру”, — дип әйтә Пәйгамбәребез бер хәдисендә. Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылына торган, гыйлем тарала торган, мөселманнар җыела торган, Аллаһ өчен иң сөекле булган йорт ул мәчет. Мәчет төзегәндә бер кирпеч салсаң, әҗер савабы шул кирпеч зурлыгында булыр, ә мәчет салган кешегә Аллаһы Тәгалә җәннәттә йорт салырмын, дигән. Мәчеттә укылган намазларның савабы ярдәм иткән кешегә дә, намаз укучыларның үзләренә дә бара. Бу кеше үлгәч, кабергә төшкәч тә кыямәт көненә кадәр дәвам итә.

Индрәйлеләр Хәмзә Камалов шикелле мәчет салырга керешүче тырыш зат булу белән бәхетле. Ә инде туган авылларындагы мәчет төзелешенә ярдәм итүчеләр Аллаһы Тәгаләнең әҗер-савабына, җәннәткә эләгүгә өметләнә алалар.

Җәннәттә үзләренә урын өметләнүчеләр өчен мәчеткә ярдәм итү счеты:

Р/с 40703810722990000901 «Запсибкомбанк» ОАО г. Тюмень
БИК 047130639
к/с 30101810100000000639.

Ә инде төзелеш материаллары һәм башкасын тәкъдим итүчеләр өчен Хәмзә Камаловның телефон номеры: 8-904-496-11-97.

Әлегә Төмән районының Индрәй авылында мәчет төзелеше гөрләп бара. Зур бурычка кереп булса да, авыл мөселман оешмасы җитәкчесе эшне туктатмый. Бер көнне дә нигезенең беренче субаен кагар алдыннан өлкә, район хакимияте, өлкә мөселман оешмасы вәкилләрен һәм башкаларны истәлекле чарага җыйды ул. Хәмзә Сафиулла улы килгән кунакларга: милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты җитәкчесе урынбасары Владислав Чернов, өлкә мөселман идарәсе рәисе Зиннәт Садыйков һәм башкаларга әлеге вакытта башкарылган эшләр, проблемалар турында аңлатканканчы беренче субай сугыласы урын әзерләнгән иде. Зиннәт хәзрәт җитәкчелегендә мөселманнар Коръән догасын укып, теләкләр теләп бу изге гамәлгә фатиха бирделәр. Алар: “Бәхетле көннәребез, — диделәр. – Мөселман, татар байлары, индрәйлеләр, хөкүмәт тә ярдәм дип ышанабыз. Аллаһы Тәгаләдән, мәчет уңышлы гына төзелеп бетсен, озак еллар иман нуры таратсын, дип телибез”.

Гөлнур ВӘЛИЕВА, Төмән

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*