tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Индус Таһировка “Казан шәһәренең мактаулы гражданины” исеме бирелде
Индус Таһировка “Казан шәһәренең мактаулы гражданины” исеме бирелде

Индус Таһировка “Казан шәһәренең мактаулы гражданины” исеме бирелде

30 августта тарихчы, Татарстан фәннәр академигы, җәмәгать эшлеклесе Индус Таһировка “Казан шәһәренең мактаулы гражданины” исеме бирелде. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин катнашында тантаналы чара Казан ратушасында узды. Галим “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә бүген билгеләп үтелә торган Казан шәһәре һәм Республика көненең әһәмиятен билгеләп узды.

“Бу искиткеч зур бәйрәм, чөнки ул бөтен уңышларыбызга нигез салган. Шушы декларацияне кабул иткәннән соң, без референдум үткәрдек һәм халык фикере белән шушы декларацияне ныгыттык. Аннары Россия белән шартнамә төзеп, Россиянең иң алдынгы республикасына әверелдек. Бүгенге көндә без башкаларга үрнәк яшәү рәвешен күрсәтеп торабыз. Татарстан – дөнья мәйданына чыккан республика, бу бәхетле татар халкының тырышлык җимеше”, – дип билгеләп узды Индус Таһиров. Академик иң беренче бурычыбыз милләтебезне саклап калу булуына басым ясады.

“Милләт булса, дәүләт тә кайта. Шуңа күрә бүгенге көндә бөтен көчебезне милләтне саклап калуга юнәлдерергә тиешбез. Аның һәрбер дисбесен исәпкә алу зарур – ул гаилә, мәгариф, яшәешебез, телебез, динебез, гореф-гадәтләребез. Дисбенең менә шушы өлешләре булса, без, әлбәттә, беркайчан югалмаячакбыз, мәңгелек халык булып калачакбыз”, – диде Индус Таһиров.

Индус Риза улы Таһиров 1936 елда Лениногорски районы Иске Шөгер авылында туган. Әлмәт шәһәрендә урта мәктәпне, 1963 елда КДУның тарих һәм филология факультетын, 1966 елда КДУаспирантурасын тәмамлый. 1966 елдан башлап укыта. 1967 елда диссертация яклап (Казанда совет хакимияте урнашуның үзенчәлекләре анализлана), тарих фәннәре кандидаты була. 1979 елда исә докторлык диссертациясен яклый. Тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе. Татарстан (1986) һәм Русиянең (1997) атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2002), Бөтендөнья татарлар конгрессының Башкарма комитеты рәисе (1992-2002). 1995-2009 елларда Татарстан парламенты депутаты.

Индус Таһиров галимнәр арасында беренчеләрдән булып милли факторның Русиянең сәяси-иҗтимагый үсешендәге роленә игътибар итә, татар халкының борынгы заманнардан хәзерге вакытка кадәр дәүләтчелек тарихын яктырта.

Индус Таһиров шулай ук Татарстанда 90 елларда булган сәяси-иҗтимагый үзгәрешләрдә зур роль уйный. Ул — татар милли хәрәкәтенең әйдәп баручы идеологларның берсе. Ул суверенитет турында Декларация, Татарстан Конституциясен әзерләүдә һәм кабул итүдә актив катнаша.

Галим — Бөтендөнья татар конгрессын оештыручыларның берсе, аның Башкарма комитетының беренче рәисе.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*