tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Инеш” Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында кунакта
“Инеш” Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында кунакта

“Инеш” Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында кунакта

24 мартта Башкортстанның Нефтекама якларыннан Казанның күрергә дип килгән бер төркем милләттәшебез Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында булып китте. Бу төркемдә китапханәчеләр, укытучылар башка һөнәр ияләре бар, аларны барысын да сәнгатькә, әдәбиятка мәхәббәт берләштерә. Чөнки аларның күбесе Нефтекама шәһәрендә күп еллар эшләп килүче данлыклы “Инеш” берләшмәсе әгъзалары. Якташлары белән бергә очрашуга танылган шагыйрә Нәҗибә Сафина да килде. Нәҗибә ханым белән бергә нефтекамалылар татар журналлары редакцияләрендә булып үзләренә шактый саллы рухи азык җыйган булганнар инде.

Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров сәламләде. Җанлы һәм кызыклы әңггәмә вакытында төркемдәгеләр белән Нефтекама татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Нәфисә Нәбиева таныштырып китте. “Инеш” берләшмәсе, әгъзалары, “Без татар халык театры үзешчәннәре, татар теле укытучыларыннан төорган төркемнең яртысы диярлек Казанга беренче тапкыр килүләре. Татар башкаласын күрергә, үзләрен танытырга кирәк! Шагыйрьләр шигырьләрен укыдылар. Аеруча Ринат Апачевның үзе әйтмешли кыска шигырьләре күңелгә кереп урнашты. Шулай ук милли мәгарифнең кискен проблемалары турында да җанлы фикер алышу булды.

Әлфия Миңнуллина

Гөлназ Шәйхи фотолары

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*