tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Инкыйраз таймерын кире якка борырга кирәк – Рөстәм Ямалеев
Инкыйраз таймерын кире якка борырга кирәк – Рөстәм Ямалеев

Инкыйраз таймерын кире якка борырга кирәк – Рөстәм Ямалеев

15-16 мартта Мәскәүдә  язучы, сәясәтче, идеолог Гаяз Исхакыйның 140 еллыгына багышланган юбилей чаралары узды.

Бөек татар әдибен искә алуны Мәскәү татарлары “Штабы” оештырды. Әлеге оешма чакыруы белән Мәскәүгә күренекле татар галиме, профессор Хатыйп Миңнегулов килде.

15 мартта Хатыйп Миңнегулов Мәскәүнең М. Җәлил исемендәге 1186 мәктәбендә укучылар белән Гаяз Исхакыйга багышланган очрашуда катнашты. Кунакны мәктәп директоры, күренекле татар җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Роза Хәбибуллина каршы алды. Иң башта мәктәп мөдире Казан галимен мәктәп, туган як, татар халкы тарихы музейлары, китапханә, уку сыйныфлары белән таныштырды. Бигрәк тә, Хатыйп Миңнегулов татар телен өйрәнү бүлмәсе белән ныклап танышты, китапханәгә үзенең китапларын да бүләк итте. “Мәскәүнең үзендә югары дәрәҗәдә татар телен өйрәнүне оештыру зур мактауга лаек. Аннан соң мәктәптәге музейларны Россия президентының үзенә дә күрсәтеп була” -, дип соклануын яшермәде олпат галим.

Гаяз Исхакыйга багышланган кичә мәктәпнең “Балкыш” ансамбле балаларының татарча чыгышы белән башланып китте. Алга таба Хатыйп Миңнегулов Гаяз Исхакыйның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Мәскәү балаларын Исхакый тормышына бәйле фактлар, мисал өчен, Ворошилов, Пилсудский кебек шәхесләр белән төрмәә утыруы, Рим Папасы белән очрашуы, Польша, Япония кебек чит илләрдә газет-журналлар чыгыруы шаккатырды.

Шулай ук галим балаларны Исхакыйның Мәскәүдә яшәгән еллары белән дә таныштырды. 1914-1918 елларда әдип Мәскәүдә гомер итә. Шул елларда “Ил”, “Сүз”, “Безнең ил” газетларын чыгара, 1917 елның маенда Беренче Бөтенроссия мөселман корылтаен уздыруда актив катнаша. 1918 елда И. Сталин кушуы буенча аны төрмәгә ябарга булалар, ләкин ул качып өлгерә.

Мәктәп укучыларын бигрәк тә Гаяз Исхакыйның “Иөе йөз елдан соң инкыйраз” әсәре кызыксындырды. 1903 елда язылган әсәргә ышансак, 85 елдан татар милләте юкка чыгачак. Укучылар бу турыда Хатыйп Миңнегуловтан та сорадылар. Галим исә: “Татар милләтенең әле яшәргә көче бар. Бу саннар белән килешмим. Иң авыр заманнарда да исән калган милләт, хәзер бетмәскә тырышырга тиеш” -, дип белдерде.

Очрашу барышында галим Гаяз Исхакыйның Варшавада чыгарган “Яңа милли юл” журналы саннары белән таныштырды.

Исхакый юбилее кысаларында Мәскәү татарлары “Штабында” “Татарны инкыйраздан (бетүдән) ничек коткарырга?” дип аталган түгәрәк өстәл үткәрелде. Анда галим Хатыйп Миңнегулов татарны бетүдән саклау юлларын әйтте. Галим китап бастыру, милли матбугат, мәктәпләр, тарихны барлау, мирасны саклау мәсьәләренә игътибар бирергә чакырды. Исхакыйның 140 еллыгына Татарстанда тиешле дәрәҗәдә чаралар оештырылмауны да әйтеп китте.

“Мин Мәскәүдә беренче тапкыр Исхакыйга багышланган юбилейда катнашам. Моны зур вакыйга дип атар идем. Чөнки Мәскәү – ил башкаласы. Мәскәүдә Исхакыйны зурлардан кешеләрнең булуы, чараларның яхшы дәрәҗәдә узуы –  сөенечле хәл” -, диде Миңнегулов.

Казан галиме чараларны оештыруда зур өлеш керткән Рөстәм Ямалеев эшчәнлеген дә искә алып узды һәм аңа үзенең китабын да бүләк итте. Хатыйп Миңнегулов фикеренчә, милләт язмышында фидакарь затлар, лидерлар һәрвакыт зур урын тота.

Рөстәм Ямалеев исә инкыйраз таймерын кире якка бору фикерен җиткерде.

“Исхакыйга ышансак, татарның тагын 85 ел гомере бар. Бу таймерны кире якка борырга кирәк. 85 ел – татарга бирелгән мөмкинлек. Яхшылап эшләсәк, татар кризистан чыга ала әле. Моның өчен балалар, яшьләр белән ныклап эшләргә кирәк. Татарларга бирелгән мөмкинлекләрдән файдаланы белергә кирәк”- , диде Ямалеев.

Мәскәү татар “Штабы” матбугат үзәге 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*