tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Инстаграм” челтәрендә “Татар хәрефе дөнья буйлап сәяхәт итә” фотомарафоны башланды
“Инстаграм” челтәрендә “Татар хәрефе дөнья буйлап сәяхәт итә” фотомарафоны башланды

“Инстаграм” челтәрендә “Татар хәрефе дөнья буйлап сәяхәт итә” фотомарафоны башланды

“Инстаграм” челтәрендә “Татар хәрефе дөнья буйлап сәяхәт итә” фотомарафоны башланды. Аны “Минем яраткан татар телем” аккаунты оештыра.

Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР Мәгълүмати технологияләр үзәгенең электрон мәгариф бүлеге баш белгече һәм “Минем яраткан татар телем” аккаунты авторы Әлфия Бәдретдинова сөйләде.

“Татарлар дөньяның төрле почмакларында гомер кичерә. Фотомарафонны да Россия төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче татар егетләре, кызлары ярдәме белән үткәрергә ниятлибез. “Ә” хәрефен Лондонда, Парижда, Дубай, Нью-Йоркта һәм башка җирләрдә күрәсебез, бөтен җиһан буйлап сәяхәт иттерәсебез килә! Фотомарафонда катнашучылардан “Ә” яки башка татар хәрефен үзләре яшәгән торак пунктның истәлекле урыннары фонында фотога төшереп безгә җибәрүләре сорала. Хәрефләрне, әйтик, Лего конструкторыннан яки фантазияне эшкә җигеп, башка ысуллар белән ясап була”, – дип, үзенчәлекле флешмобның асылын аңлатты Әлфия. Әлеге фотоларны татарча хэштеглар белән авторларның исемнәрен күрсәтеп, “Инстаграм” челтәрендә урнаштырып бару күздә тотыла. Ахырда аларның барысын да берләштереп, видеоязма әзерләү планлаштырыла. Бу татар хәрефләренең кайларда сәяхәт иткәнлеген берьюлы күрү мөмкинлеге бирәчәк.

Әлфия Бәдретдинова билгеләп үткәнчә, “Минем яраткан татар телем” аккаунты моннан ярты ел элек эшли башлаган. Аккаунтның төп максаты – “Инстаграм” челтәрендә татар хәрефләре белән җыелган хэштегларны популярлаштыру, татарча язмалар, видеолар санын арттыру һәм халыкка ирештерү, гомумән, интернетта туган телебезнең кулланылыш дәрәҗәсен үстерү. Аккаунтка 8 меңгә якын кеше язылган.

Күптән түгел үткәрелгән “Тизәйткечләр” флэшмобы кулланучылар арасында шактый популярлык казанган. Анда күренекле актерлар Марат Бәшәров, Фәнис Җиһанша,  җырчылар Хәмдүнә Тимергалиева, Зөлфия Вәлиева һ.блар катнашып, татарча тизәйткечләр әйткән. Аннан хәтта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та читтә калмаган.

Моннан тыш, татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, шагыйрьнең шигырьләрен яки аның әсәрләрен үзгәртеп укуны, Тукай бүген яшәсә нинди булыр иде дигән темага уйланулар белән уртаклашуны күздә тоткан флэшмоб оештырылган. Хәзерге вакытта аккаунтта “Яраткан җырым” флэшмобы бара. Анда катнашу өчен теләге булган һәркем татарча җырлаганын видеога яздырып, “Яратканҗырым” хэштегы белән “Инстаграм” челтәрендә урнаштыра ала.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*