tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Интернетта Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына флешмоб башланды
Интернетта Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына флешмоб башланды

Интернетта Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына флешмоб башланды

Бүген татар артистлары катнашында флешмоб старт алды. Ул Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышлана. Флешмобны Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев башлап җибәрде.

Бу проект Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе тәкъдиме белән, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы һәм “Тәртип” радиосы белән берлектә эшләнде.

Беренчеләрдән булып  флешмобта Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев, Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров, Татарстанның атказанган артистлары Айгөл Бариева, Раяз Фасыйхов, Резеда Шәрәфиевалар катнашырга теләк белдерде. Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй, Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев, Татарстанның атказанган артистлары Лилия Муллагалиева, Филүс Каһиров, Равил Галиев һәм башкаларның да катнашуы көтелә.

Оештыручылар теләге булган һәркемне флешмобка кушылырга чакыра. Әлеге флешмобны социаль челтәрләрдә #атнабай һәм #atnabay хештеглары белән күзәтергә мөмкин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*