tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Интернетта Татар энциклопедиясе онлайн эшли башлады
Интернетта Татар энциклопедиясе онлайн эшли башлады

Интернетта Татар энциклопедиясе онлайн эшли башлады

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты башкарган мультимедияле энциклопедия интернетта әлегә сынау режимында гына эшли.

Әлеге гыйлми «Tatarica. Татар энциклопедиясе» исемле сайт 6  томлы «Татар энциклопедиясе»нә нигезләнгән.

Сайтта мәгълүматны алфавит тәртибе буенча да, рубрикалар эчендә дә табарга була.  Ике тел — рус һәм татар теле бар.

Сайтка кызыксынып керүчеләр өчен баш биттә кызыклы язмалар да тупланган.

Әлеге проект максаты — «Татарстан һәм татарлар турында иң тулы фәнни мәгълүматны интернет челтәренә урнаштыру» һәм «татар китабы традицияләрен саклау» диелгән сайтта

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*