tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ирада Әюпова: Казанда Сөембикә ханбикәгә һәйкәл кую мәсьәләсе хәл ителмәгән
Ирада Әюпова: Казанда Сөембикә ханбикәгә һәйкәл кую мәсьәләсе хәл ителмәгән

Ирада Әюпова: Казанда Сөембикә ханбикәгә һәйкәл кую мәсьәләсе хәл ителмәгән

Казанда Сөембикә ханбикәгә һәйкәл куелу-куелмау мәсьәләсе буенча әле карар кабул ителмәгән. Бу турыда Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова мәдәният темасына язучы журналистлар белән традицион очрашуда сөйләде.

Министр Татарстан АССРның 100 еллыгына Казанда Сөембикәгә һәйкәл кую турында мәгълүматның хәл ителмәгән мәсьәлә булуын аңлатты.

Ирада Әюпова Казахстан скульпторы Камил Муллашевның кызыклы эше булуын һәм аның министрлыкта каралуын әйтте.

“Әмма аны урнаштыру буенча проблемалар бар. Ул тирәлеккә гармониядә булырга тиеш. Без Казан Кремленең ЮНЕСКО объекты булуын да онытмыйк. Үз теләгебез белән анда бернәрсә дә урнаштырып куя алмыйбыз. Казахстан башкаласы Нурсолтан белән аналогия уздырсак, ул яңа шәһәр аның башка концепция, бездә башкачарак. Әмма мәсьәлә көн тәртибендә тора. Әлегә карар юк”, – диде ул.

Ирада Әюпова легенданы визуальләштерү мәсьәләсе буенча дө төрле фикерләр булуын искәртеп узды. Сүз уңаенда, Казанда хатын-кызларга һәйкәлләр юклыгы проблемасы турында да әйтте. Сара Садыйкова һәйкәле темасы да озакка сузылуын билгеләп үтте.

Рузилә Мөхәммәтова
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*