tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ирада Әюпова Курчак театрына татар спектакльләрен күбрәк куюларын теләде
Ирада Әюпова Курчак театрына татар спектакльләрен күбрәк куюларын теләде

Ирада Әюпова Курчак театрына татар спектакльләрен күбрәк куюларын теләде

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова «Әкият» татар дәүләт курчак театрына татар спектакльләрен күбрәк куюын теләде. Үз теләкләрен министр Курчак театрын 85 еллыгы белән котлаганда җиткерде.

“Әкият” татар дәүләт курчак театрына әкияти бина төзү турында Зилә Вәлиева хыялланган иде. Айрат Сибагатуллин бу эшне ахырына җиткерә алды. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең бина нигезенә капсула салганын искә алдык – ул да шушы әкияти бинага ышанды. Бина Рөстәм Миңнехановның күзәтүендә төзелде”, – дип истәлекләрне яңартты Ирада Әюпова.

“Бу залда менә дигән акустика, балалар өчен күтәртелә торган уңайлы кәнәфиләр бар. Ләкин иң мөһиме болар түгел, ә кешеләр. Мин аларның эшен күреп никадәр авыр икәнлеген аңлыйм. Драма артистлары мине гафу итсеннәр, курчак театры артистының эше авыррак. Алар нинди авыр курчакларны ташып йөриләр!” – дип дәвам итте министр. Ул театр ветераннарына да рәхмәтен җиткерде.

“Иң авыр елларда да яшь республика балалар театры төзегән. Киләчәге турында уйлаган илнең киләчәге барлыгына ышанам”, – диде Ирада Әюпова.

“Театрның киләчәгенә ышанам. Спектакльләрнең ике телдә дә булуын телим”, – дип тәмамлады ул чыгышын.

Министр театр директоры Роза Яппарованы “Республика алдындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләде. Театр артистларына да Почет грамоталары тапшырылды.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*