tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ирек Шәрипов: Футбол буенча дөнья чемпионаты милләтебезне таныту өчен менә дигән мөмкинлек
Ирек Шәрипов: Футбол буенча дөнья чемпионаты милләтебезне таныту өчен менә дигән мөмкинлек

Ирек Шәрипов: Футбол буенча дөнья чемпионаты милләтебезне таныту өчен менә дигән мөмкинлек

Татарстанда 173 төрле халык үзара дус-тату яши.

“Халыкара чаралар вакытында безгә бик күп чит ил кунаклары килә. Алар безне үзләре эзләп таба. Бу юлы да көтмәгәндә генә Колумбия җанатарлары килеп керде. Без һәркемне елмаеп каршы алабыз”, – ди Татарстан халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов.

Татарстанда 173 төрле халык үзара дус-тату яши. Без ил күлүмендә иң күп милләтле төбәкләрнең берсе. Республикада сигез Халыклар дуслыгы йорты бар. Якын арада тагын берничә районда шундый ук үзәкләрне сафка бастыру күздә тотыла.Татарстан халыклары дуслыгы йорты дөньякүләмендә танылырга да өлгерде инде. Бирегә йөрүче әбекәйләрнең Бразилия футболчысы Неймар һәм Португалия уенчысы Криштиан Роналду сурәтләрен төшереп ясаган корама келәмнәре интернетта дан казанды.

www.vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*