tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ирек Шәрипов: «Томаналык — дөньядагы бөтен начарлыкның тамыры»
Ирек Шәрипов: «Томаналык — дөньядагы бөтен начарлыкның тамыры»

Ирек Шәрипов: «Томаналык — дөньядагы бөтен начарлыкның тамыры»

Федераль милли-мәдәни автономия советының утырышларын төрле регионнарда уздыру матур традициягә әверелде. Бу төрле регионнардагы милли тормыш белән танышу, тәҗрибә уртаклашу өчен бик уңайлы һәм нәтиҗәле дә. 30 майда чираттагы утырыш Түбән Новгород шәһәрендә узды, ә 31 май көнне 35 регионнан килгән милли-мәдәни автономияләрнең җитәкчеләрен 200 чакрым ераклыкта урнашкан Сафаҗай авылында яшәүче татарлар каршы алды.

Тел – беренче урында

Утырышта Федераль милли-мәдәни автономия рәисе, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Илдар Ирек улы Гыйльметдинов Дәүләт Думасына туган телләрне өйрәнү турында тәкъдим ителгән закон проектына үзгәрешләр кертү өстендә эш алып барылу хакында бәйнә-бәйнә аңлатты. Татарстанда татар телен өйрәнүгә кагылышлы ыгы-зыгыларның бер баланың ата-анасы язган шикаятьтән башлануы һәм ул шикаятьнең гомумән татар телен өйрәнүдән баш тарту белән бәйле булмавын да әйтеп үтеп, моны дәлилләүче белешмәләрне дә күрсәтте ул.

“Дөрес, прокуратура тарафыннан тикшерүләр уздырылганнан соң, татар телен дәүләт теле буларак мәҗбүри өйрәтүдә хаталар, кимчелекләр табылды. Ләкин аларның күбесе дәреслекләр белән бәйле. Бүгенге көндә дәреслекләр ФГОС таләпләренә туры килә. Ата-аналарның 69% балаларының татар телен өйрәнүен теләп гариза язулары да безгә үз мәнфәгатьләребезне яклаганда көч бирә”, — диде. Ул үзе җитәкләгән комитетның укыту программасында туган телләрне өйрәнүне төп дәрес итеп калдыру яклы булуын, һәм бу сорауның уңай хәл ителәчәгенә ышануын белдерде. Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Татарстан Республикасының Мә­гариф министрлыгы милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова һәм регионнар белән эшләү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Гөлия Мусина бу мәсьәләне хәл итү юнәлешендә Илдар Гыйльметдиновның зур эш башкаруын билгеләп үттеләр.

Быел федераль милли-мәдәни автономиягә 20 ел тула. Илдар Ирек улы әлеге юбилейга багышланган чараларның Мәскәүдә узачагын әйтеп, “Юбилей бәйрәм итүгә генә кайтып калмаячак, ә автономия әгъзаларына эшне заманча алып барырга ярдәм итәрлек итеп укулар да оештырылачак”, — диде.

Алга таба ул җәй көннәрендә балалар һәм яшьләр өчен уздырылачак чаралар белән таныштырды. Быел июль аенда 28нче тапкыр Татар яшьләре көннәре үткәреләчәк. Анда катнашучылар (араларында Удмуртия яшьләре дә булачак) 5 көн дәвамында “Борис Полевой” теплоходында Идел буйлап сәяхәт итәчәкләр. Балалар өчен “Милләтебез хәзинәләре” лагереның икенче сменасы үтәчәк. Шулай ук лидерлар мәктәбе эшен дәвам итә. Федераль милли-мәдәни автономия тарафыннан тормышка ашырылган проектлар нигезендә әзерләнгән “Әбием әкиятләре” кулланма әсбабын, “Туган телдә җырыбыз” дигән балалар өчен җырлар китабын җыелышта катнашучылар җылы кабул итте­ләр. Милли-мәдәни автономия вәкилләренең сөйләшер сүзләре шул кадәр күп җыелган иде, фикер алышулар төнге 12 сәгатькә кадәр дәвам итте.

Өч күлле авыл

Түбән Новгород өлкәсендә 45 меңгә якын татар (барлык халыкның 1,33% тәшкил итә) яши. 8 районда 34 татар авылы, 62 мәчет исәпләнә. Икенче көнне шул авылларның берсенә — Түбән Новгород өлкәсендәге иң зур тарихлы Сафаҗай авылына юл тоттык. Автобус тәрәзәсеннән яшеллеккә күмелгән табигатьнең матурлыгына хозурланып, юл өстендә калган авылларны күзәтеп барабыз. Юл читендә ярымҗимерек авыллар, совет заманыннан калган колхоз чикләрен күрсәтүче зур ташларны күргәч, “Кайда да бер кояш икән”, — дип куйдым. Ләкин ялгышканмын икән. Шунысына игътибар иттем: һәр авыл җирлегенә кергәндә, аның исеме язылган зур таш куелган. Татар авылы булса, ул ташка ай беркетелгән. Биредә яшәүче татарларның динебезне, тарихыбызны, үз-үзләрен хөрмәт итүләре менә шуннан ук күренә.

Сафаҗай Нижгар татарларының олы авылларыннан санала икән. Халык телендә бу яктагы татарларны Сергач татарлары диләр. Сергач безнең юл өстендә калды. Кызганычка каршы, вакыт тар булу сәбәпле, безгә бу шәһәр читеннән узучы юл аша гына үтәргә туры килде.

Ниһаять, без Пильнә районының Сафаҗай авылында. Туган якны өйрәнүче Вафа ага сөйләвенчә, авылга нигез 1451 елда ук салынган. Авылның рәсми исеме — Красная Горка. Күрше урыс халкы аларны Собачий Овраг дип тә атый икән. Авыл халкы үзләренчә Сафаҗай, диләр. Бөек Ватан сугышына кадәр 6000 нән артык кеше яшәгән. Сугышка 997 кеше киткән, шуларның 498е әйләнеп кайтмаган. Бүгенге көндә авылда 1200 хуҗалык, 2500 кеше яши, 5 мәчет бар. Шушы мәчетләрнең барысында диярлек яшь имам-хатыйблар хезмәт куя. Алар тырышлыгы белән Сафаҗайда ел дәвамында мәчет каршындагы мәдрәсәләрдә дини укулар оештырыла икән. 20ләп кибет, чәчтараш бар. 35 урамлы бу авылның чисталыгына, төзеклегенә искитмәле. Юлларга авыл халкы үзләре асфальт җәйгән. Шәхси йортларның ишегалларында, бакчаларында тәртип, зур-зур тирес өемнәреннән мал-туарны күп асрау­лары күренеп тора. Пильнә район башлыгы Виктор Козлов сөйләвенчә, районда сөт, ашлык җитештерү буенча районда сафаҗайлыларга тиңнәр юк. Дөрестән дә, берсеннән-берсе матур хан сарае кебек зур йортлар, мәчетләр, урамнарда балалар өчен ясалган, махсус җиһазландырылган дистәләгән мәйданчыклар биредә эш сөючән, тырыш, туган ягын яратучы халык яшәве турында сөйли. Мин авыл уртасындагы нәкъ җырларда җырлана торган түгәрәк күлләргә сокландым. Күлләр дим, чөнки алар өчәү. Тирә-яклары чип-чиста, бер чүп әсәре юк, көзге кебек ялтырап тора торган суында кулдан ясалган аккошлар “йөзеп” йөри. Минем мондый матурлыкны бер җирдә дә күргәнем юк иде әле.

Авыл белән танышудан алган беренче тәэсирләрдән хисләнеп, мәктәпкә юл алдык. Безне милли киемнәр кигән балалар җырлап, шигырьләр сөйләп каршы алдылар. Биредә татар теле һәм әдәбияты фән буларак укытыла, башка фәннәр буенча дәресләр рус телендә алып барыла. Быел берничә укучы Татарстан һәм Россия күләмендә уздырылган олимпиадаларда җиңү яулаганнар. Барлык кабинетлар да заманча җиһазландырылган. Һәр баланың алдында — шәхси компьютер. Фән ияләре үзләренең эш алымнары белән таныштырдылар. “Сез мишәрчә “цыкылдап” сөйләшәсез, дәресләрне нинди телдә алып барасыз?” — дигән сорауга башлангыч сыйныфлар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары: “Без дәрестә чип-чиста әдәби телдә сөйләшәбез, ә өйдә, урамда үзебезчәгә күчәбез”, — диделәр.

Мәктәпнең бүгенге хәлләре белән Рамил әфәнде Мусин таныштырды. Ул биредә 1996 елдан бирле директор вазифасын башкара. “Менә бу өч катлы мәктәп бинасы 1975 елда ачылды. Бина 640 урынга исәпләнгән. Хәзерге вакытта мәктәптә 177 бала укый. Башлангыч сыйныфларда — 75, урта звенода – 75, югары сыйныфларда — 27 бала. Элегрәк балалар, әлбәттә, күбрәк иде. Икешәр смена укыткан чаклар булды”, — диде ул. Мәктәпнең музее төрле тармакта тырыш хезмәт куеп танылган авыл кешеләре – шушы мәктәптә белем алып чыккан элекке укучылар турында мәгълүматка бай, мәктәпнең ди­варлары да туган як кешеләренә багышланган стендлар белән тулы. Шул рәвешле туган якка мәхәббәт, аның кешеләре белән горурлану хисләре тәрбияләнгәнгәдер, бәлки, авыл өчен янып-көюче кешеләр яшидер биредә?

Мактауга лаеклы кешеләр күп чыккан авылдан. Мәсәлән, таныл­ган дин галиме, тарихчы һәм мәгърифәтче – Хөсәен Фәезханов. Сафаҗайда аның кабере дә бар. Аның энесе Габделгалләм Фәезханов та танылган шәхес. Якташлары фикеренчә, заманында икътисад фәне буенча аның кебек галимнәр урыслар арасында да булмаган.

Бүгенге көндә сафаҗайлылар танылган якташлары — Финляндия имамы Рамил хәзрәт Биляев, берничә телдәге дини китап­лар авторлары Ринат һәм Илдар Аләутдиновлар, билбаулы көрәш буенча ике тапкыр дөнья чемпионы, күп тапкыр Россия чемпионы Рамил Нуриманов белән, Мәскәүдәге имамнарның да үз авылларыннан булуы белән горурланалар.

Балалар бакчасында 60 бала тәрбияләнә. Экспонатларга бай музейлары бар. Әлеге балалар бакчасы белән танышканнан соң, ирексездән Ижаудагы 107нче балалар бакчасы күз алдыннан узды. Бездә ана теленә күбрәк өстенлек бирелүенә, капкадан керүгә үк миллилек бөркелеп торуына шатланып, үзебезнекеләр белән горурланып куйдым.

Авылның мәдәният йорты да шәһәрләрдәге мәдәни-күңел ачу үзәкләреннән бер дә ким түгел. “Заманча дистәләгән тренажерлар урнашкан ике залның буш торганы юк”, — ди клуб мөдире Илгиз Измайлов.

“Боларның барысына ничек кайдан акча табасыз?” — дигән сорау­га ул: “Күбрәк үзебезнең авыл кешеләре булыша”, — диде. Грант отып, мәдәният йортына яңа аппаратура да алганнар. Авыл башлыгы Фәрит Каюмов җәй айларында мәдәният йорты янында фонтан, кечкенә генә ял паркы ясарга җыенулары турында да сөйләде.
Көннең икенче яртысында мә­­дәният йортында “Россия регионнарында милли мәга­риф үсешендә милли-мәдәни ав­то­номияләрнең роле һәм тоткан урыны” дигән темага киңәшмә узды. Киңәшмәне Ирек Шәрипов бер фәлсәфи эчтәлекле арифметик мисал белән башлады: “Наданлык, томаналык + дин = террорчылык, то­маналык + акча = ришвәтчелек, то­­маналык + ярлылык=җи­наять­челек, томаналык – дөньядагы бө­тен начарлыкның тамыры. Туган тел­ләрне өйрәнү турында килеп чыккан ыгы-зыгылар да — берничә ке­шенең мәсьәләне ныклап аңлап бетермичә, ашыгып карар кабул итүе нәтиҗәсе. Әлбәттә, бүгенге сөйләшү ул әле килеп туган мәсьәләне хәл итү дигән сүз түгел, ләкин аның кайтавазы булачак”.

Менә шулай бер көнлек сәяхәттән язып бетерә алмас­лык тәэсирләр калды күңелдә. Әлеге сәяхәтне оештырулары өчен федераль милли-мәдәни автономиягә (Илдар Гыйльметдиновка, Миләүшә Шәрәповага), Нижгар татарларының милли–мәдәни автономиясенең иң актив әгъзаларына (Шамил Нуримановка, Әлфия Әймәлетдиновага, Рамил Салихҗановка, Рәзилә Әхмәдуллинага) зур рәхмәт хисләре белән, безнең Удмуртия җирендә дә сафаҗайлылар кебек туган якны чын күңелдән яратучы, милләтебез, телебез өчен янып-көеп йөрүче кешеләр күбрәк булсын иде дигән теләктә кайттым мин.

Рәмзия Габбасова
yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*