enrutat
Баш бит / Иркутск өлкәсе татарлары
Иркутск өлкәсе татарлары

Иркутск өлкәсе татарлары

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының чираттагы комплекслы экспедициясе 2018 елның июнь аенда Иркутск өлкәсендә эшләде.

Иркутск шәһәрен татарлар «Өркет» дип атаган. Бу атама хәзерге вакытта онытылган. Иркутск Ангара елгасының ике ярына урнашкан. Сүз уңаеннан, Ангараның да татарча Әнгәр дигән атамасы булган. Татарларның бу якларга күпләп килә башлавы XIX йөз урталарына карый. 1835 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча Иркутскида 350 татар кешесе яшәгән. Татарларның бу якларга күченүе «Аграр мәсьәләләрне» хәл итүгә юнәлтелгән Столыпин реформасы белән бәйле рәвештә XX гасыр башында активлаша. Иркутск өлкәсендәге татар авылларның күпчелегенә шул елларда нигез салына. Бу авыллар үтмәс тайга эчендә, сазлыклар арасында, юлсыз җирләрдә урнашкан була. Мәсәлән, Чирмешән авылына нигез салучылар турында хәтирәләр Иркутск якларына килеп чыгучыларның нинди шартларда яшәп китүен бәян итә.

Салкыннар башланып киткән ноябрь аенда, поезд күченеп килүчеләрне, бернинди станция дә, ут та булмаган җирдә туктап, бушатып китеп бара. Ирләр, яннарындагы гаиләләрен, бигрәк тә яшь балаларны саклап калырга омтылып, землянка казыйлар, землянка казып керүгә, көч җиткән кадәр агач егып, йорт салырга керешәләр. Мең газап белән килеп җиткән халык салкын тиеп кырыла башлый. Балаларны да саклап кала алмыйлар. Кечкенә генә булса да, йортлар салынып бетә. Ауга йөреп, туенырга кәсеп табып, ияләшә-тынычлана башлаганда гына, яз җитә. Кар эри башлау белән булачак авылның селкенеп торган сазда урнашканлыгы күренә. Тизрәк барлы-юклы әйберләрен биегрәк урынга күчереп, яңадан йорт салырга керешәләр. Чирмешән авылының тарихы шулай башлана.

Себер үзләштерелә башлау белән бу якларга сөргәнгә җибәрелгән татарлар да күп була. Алар да Иркутск җирләрендә төпләнеп кала. Мәсәлән, 1878-1879 һәм 1885 елларда Казан губернасындагы крестьян хәрәкәтләрендә катнашучыларны Иркутск якларына да сөрәләр. Сөрелгәннәр артыннан аларның гаиләләре дә күченгән. Кызганыч, илдән сөрелгән әлеге катлам турында информантларыбыз мәгълүмат сакламаган.

Тагын бер катлам, илдә барган үзгәрешләрдән качып, башын алып чыгып киткән. Бер гаилә бәхет эзләп үзе чыгып китсә, икенчеләре алдарак киткән туганнары, якташлары янына барып урнашкан. Урман төпләп, җир ачып, авыр хезмәт белән интексәләр дә, биредә кешене рәнҗетү, түбәнсетү азрак булган. Татарлар берләшеп, бер-берсенә ярдәм итеп яшәргә омтылган. Илгә язылган хатлар, килеп җиткән хәбәрләр аша, анда да тормыш барын ишетеп, халык килә торган.

XX гасыр башларыннан Иркутск губернасына тайга төпләп җирләрне үзләштерү, шахта-рудникларда эшләр өчен «вербовка» белән дә татарлар күпләп килә. Вербовка гасыр башында башланып XX йөзнең 70 елларына кадәр дәвам итә.

Иркутск шәһәрендә һәм шушы өлкәгә караган авылларда 2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу буенча 22882 милләттәшебез яши. Иркутск өлкәсендә татарлар яши торган дистәләгән авыл бар. Халык телләрен, гореф-гадәтләрен саклап гомер кичерә.

Иркутск өлкәсенең табигате турында да берничә сүз әйтәсебез килә. Иркутск – ул гаҗәп чиста сулы Байкал күле, Саян таулары, үтеп чыкмаслык урманнар, Ангара елгасы, күп санлы елга-күлләр иле. Байкал – салкын сулы күл. Температурасы 6 градус чамасы, коену мөмкин түгел. Әмма ул шулкадәр үз-үзен чистартып торучы сулык, беренче Байкалга килүчеләр дә, Байкал күлен сакральләштергән бурят халкы да, яр буеннан алып, теләкләрен тели-тели, аның суын эчәләр.

Экспедиция Иркутск, Ангарск, Усолье-Сибирское шәһәрләрендә, Заларинск районы үзәге Залари поселыгында һәм шушы районның Сенная Падь, Тройцк, Холмогой, Черемшанка авылларында, Аларск районының Шаховск, Новоселово авылларында, район үзәге Кутулик поселыгында, Бохан районы Хохорск, Усольск районының Билектуй авылында материал тупланды. Галимнәр Иркутск өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезнең тарихын, рухи мирасын өйрәнде, мәдәни кыйммәтләрен барлады.

Экспедиция җитәкчесе, институтның фән эшләре буенча урынбасары филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов Иркутск өлкәсендәге топонимнарны һәм микротопонимнарны өйрәнде. Иркутск өлкәсендәге топонимнар берничә катламнан тора. Биредә электән яшәгән бурят халкыннан калган атамалар да, халык Идел буеннан алып килгән атамалар да очрый, бу якларга Столыпин реформасы вакытында күчеп килгән белоруслар да үз топонимнарын алып килгән. Топонимик атамаларда халыкның үткәне, тарихы, гореф-гадәтләре, ышанулары, мифологик карашлары буенча мәгълүмат саклана. Һәр микротопоним аерым бер авыл, яки урам өчен кадерле берәр вакыйганы хәтерләтә, кешеләрнең исемен саклый. Мәсәлән, Новоселово авылында Һади чишмәсе, Әхтәм чишмәсе, Хәбип коесы, Бари урманы дигән микротопонимнар бу чишмә-коеларны карап торган, күп итеп шомыртлар-каеннар утырткан кешеләрнең исемнәрен киләчәк буыннарга җиткерә. Иске базар юлы дигән микротопоним да үткәннәргә кайтара, халыкның үзе җитештергән товарын арба-чанасына салып базарга китүен искә төшерә кебек. Сүз уңаеннан, бу авылга нигез салынганда һәр хуҗалык үзенең коесын казыган булган. Авылда чишмәләрнең күп булуы шуның белән аңлатыла да.

Язма һәм кулъязма мирас үзәге мөдире филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров халыкта сакланган гарәп язулы кулъязмаларны, китапларны барлады, татар зиратларындагы эпитафияне укыды. Татар халкында гаилә тормышындагы зур вакыйгаларны китап кырыйларына, китап тышларына язып кую күренеше булган. Халык туган җирләреннән алып килгән, иң кадерле урында сакланган бу китапларда авылдан чыгып китүләре, барып урнашулары, балалары тууы яки балаларының никахы турында, әлеге вакыйгаларның төгәл датасы күрсәтелгән язмалар саклана.

Иркутск шәһәренең зират ташлары, ягъни эпитафик истәлекләре аерым игътибарга лаек. Биредә саклана торган кабер ташлары, башка халыкларда сирәк кенә очраса да, татар зиратларында әлегә кадәр очраганы юк иде. Ул ташлар беренче карашка ботаклары киселгән агач төбен хәтерләтә. Мондый ташлар, сирәк кенә булса да, төрле зиратларда очрарга мөмкин. Агач төбе рәвешендә эшләнгән таш, кагыйдә буларак, әлеге кешенең исән вакытта масон ложесына керүен күрсәтә. Бу традиция кабер ташлары «мода»сы буларак башка халыкларга да күчкән, төрле конфессиягә караган зиратларда очрый. Аларны бала яки күп балалы ана каберен өстенә, нәселе өзелгән, нәселендә соңгы булган, үзеннән алда уллары үлгән кеше өстенә куйганнар. Иркутск зиратында бу ташларның кемнәр каберенә, нинди максатта куелганын белмибез. Бу сорау ачык кала. Татар халкында кешенең җаны кош булып очып кайтып, кабер өстендә кунарга агач эзли дигән ышану белән дә бәйләргә мөмкин. Икенче яктан дөнья мифологиясендә, шул исәптән татар халкында да агач – кеше, ботаклары бала белән тиңләштерелә, киселгән агач, ягъни агач төбе символик рәвештә кешенең гомере киселүен, икенче дөньяга күчүен дә аңлатырга мөмкин.

(дәвамы бар)
Илсөяр ЗАКИРОВА,
Олег ХИСАМОВ,
Илһам ГОМӘРОВ.
Авторлар фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*