tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иркутскида “Ангара таңнары” бәйгесе үтәчәк
Иркутскида “Ангара таңнары” бәйгесе үтәчәк

Иркутскида “Ангара таңнары” бәйгесе үтәчәк

Иркутскида дүртенче мәртәбә “Ангара таңнары” дип исемләнгән татар сәнгатенең өлкә фестивале үтәчәк.

Әлеге бәйгене ел саен Иркутскиның татар-башкорт мәдәнияте үзәге оештыра. Проект өлкә губернаторы һәм хөкүмәтенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәләре, шәһәр хакимияте ярдәме белән башкарыла.

Конкурс ике яшь категориясендә үткәрелә: 15-15 яшьләрдәге башкаручылар һәм олылар төркеме. Алдагы елларда биш яшь төркеменә бүлү бар иде, быел оештыручылар моннан баш тартырга уйлаган. Катнашучылар вокал, хореография, нәфис сүз һәм музыка уен коралларында башкару номинацияләрендә катнаша алалар.

Узган елларда бәйге үзешчән артистлар һәм тамашачылар арасында зур кызыксыну белән кабул ителгән. Быел да оештыручылар фестиваль матур үтәчәгенә шикләнми.

Бәйгенең нигезләмәсен биредә укырга була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*