enrutat
Баш бит / Иртәгә Бөтендөнья татар конгрессының VI съездының төп эш көне
Иртәгә Бөтендөнья татар конгрессының VI съездының төп эш көне

Иртәгә Бөтендөнья татар конгрессының VI съездының төп эш көне

3 август — Бөтендөнья татар конгрессының VI съездының икенче, төп эш көне. Иртәгә делегатлар һәм кунаклар Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына җыелачаклар. Биредә съездның пленар утырышы узачак. Утырыш алдыннан җыелган халык махсус әзерләнгән күргәзмә белән таныша алачак. Анда бүгенге көн рәссамнар, дизайнерлар һәм стилистлар тарафыннан башкарылган заманча татар милли киемнәре күрсәтеләчәк.

Пленар утырыш ике өлештән торачак. Иртәнге утырыштан эш төшке ашка бүленеп алыначак. Төштән соң съездның төп документлары, карарлары кабул ителәчәк дип көтелә.

Кич белән съезд эшенә катнашучылар “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексына барачак. Анда алар махсус күргәзмәләр белән танышачак. Кунаклар хозурына халык осталары һәм һөнәрчеләре җитештергән эшләнмәләр тәкъдим ителәчәк. Соңыннан делегатларны Татарстан Республикасы Президенты исеменнән кабул итү мәҗлесенә көтеләр.

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*