tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иртәгә “Дулкыннар” бәйгесенең Гала-концерты узачак
Иртәгә “Дулкыннар” бәйгесенең Гала-концерты узачак

Иртәгә “Дулкыннар” бәйгесенең Гала-концерты узачак

Иртәгә, 16 мартта Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында (Казан шәһәре, Павлюхин ур., 57) XIII «Дулкыннар» балалар иҗаты бәйгесенең җиңүчеләре катнашында Гала-концерт булачак.

Бәйге ел саен танлыган, дан казанган шәхескә багышлана. Быелгысы халкыбызның мәшһүр җырчысы Әлфия Авзалова юбилеена багышланган иде. Катнашучылар 4 номинациядә көч сынашты:

  • Вокал
  • Нәфис сүз
  • Оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр
  • Рәсем

Гала-концертта урта гомуми белем бирү мәктәпләре һәм Казан шәһәренең, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең башлангыч, урта һәм югары һөнәри учреждениеләре укучылары катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*