tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иртәгә Казанның Яңа татар бистәсе зиратында күмәк өмә үткәрелә
Иртәгә Казанның Яңа татар бистәсе зиратында күмәк өмә үткәрелә

Иртәгә Казанның Яңа татар бистәсе зиратында күмәк өмә үткәрелә

Иртәгә 9 сәгать 30 минутта Казанның Яңа татар бистәсе зиратында күмәк өмә узачак. Анда Казан мәдрәсәләре мөгаллимнәре, студентлары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы активистлары, төзелеш отрядлары вәкилләре катнашачагы билгеле. Шулай ук зират торышына битараф булмаган җәмәгатьчелек чакырыла. Күбрәк кеше җәлеп итәр өчен, махсус игълан да әзерләнгән. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә бу игъланның массакүләм мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә таратылуын билгеләп узды.

“Шәхси танышларга да өмә узачагы турында хәбәр иттек. Дөрес, барысы да килә алмый. Кемдер “ярый, рәхмәт, киләбез” дисә, “авылларга китәбез” диючеләр дә бар. Игъланның тәэсире булып, мин үзем 100 ләп кеше булыр дип ышанам. Төзүчеләр отрядыннан 20 ләп студент килергә вәгъдә биргән иде. Алар белән шәхси танышлык буенча элемтәгә чыктык”, – ди Айрат Фәйзрахманов.

Әңгәмәдәш Ритуаль хезмәтләр идарәсе, шушы зират белән эш итүче подряд оешмасы белән дә элемтәгә кергәннәрен әйтте. “Белгечләргә мөрәҗәгать иттек, чөнки алар кораллар белән дә, киңәше белән дә берникадәр булыша. Узган ел Бишбалта зиратын җыештырганда да, алар безгә эш кораллары белән ярдәм иткән иде, хәтта КамАЗ машинасы китергәннәр иде. Бәлки, берничә инженер профессиональ яктан киңәш итәр дип уйлыйбыз, чөнки бу бит гади территория түгел, эшне дөрес итеп оештырырга кирәк. Былтыр Бишбалтада да каберлекләр өстендәге коры агачларны дөрес итеп төшерү һәм башка кагыйдәләрне өйрәткәннәр иде”, – диде ул.

Айрат әйтүенчә, эш кораллары белән тәэмин итүчеләр булса да, килүчеләрнең үзе белән корал, перчаткалар алып килүе хәерлерәк. “Хатын-кызлар чүпрәкләр белән кабер ташларын чистартыр иде. Бишбалта зиратында былтыргы эшләрдән соң хәлләр яхшырды. Монда да шулай булыр дип өметләнәбез. 26 гектарлык зиратта проблемалар аз түгел. Аллеялар буенча узганда, ул чиста, матур кебек тоела, әмма эченә керсәң, күп кенә каберлекләрне караучылар булмавы ачыклана. Кемнәрнеңдер туганнары юк, я еракта, карап торырга мөмкинлекләре юк. Зират җитәкчелеге дә һәр каберне карап йөри алмый, шуңа күрә, минемчә, бу – дәүләтнең дә, җәмәгатьчелекнең дә эше. Күп кенә илләрдә зиратларны администрация генә түгел, җәмәгатьчелек тә карый. Авылларда күмәкләшеп җыештыру гадәте бар, шуңа күрә шәһәргә дә шуны кертеп җибәрәсе иде. Шәһәрдә иң зур татар мөселман зиратына җәмәгатьчелек тарафыннан әллә ни зур кызыксыну сизелми иде моңарчы”, – ди ул.

Аның сүзләренә караганда, мәдрәсәләр, нигездә, имамнарның, остазларын каберләрен җыештыруга игътибар юнәлтәчәк. Зиратта 200 ләп шундый каберлек исәпләнә, ди ул.

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин быелгы өмәнең киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү белән аерылып торуын билгеләп узды. “Без башта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршында 8 сәгать 30 минутта җыелабыз, мөфти дә киләчәк. Үзебезнең зират буенча ел саен уза торган маршрутыбыз бар, дин әһелләре, остазларыбызның каберләрен җыештырабыз, аннары, студентлар, яшьләр белән берлектә, гомуми өмә көтелә. Шөкер, зират җыештыруга хәзер күбрәк игътибар бирелә башлады”, – ди ул.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*