tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Исемең матур – кемнəр кушкан
Исемең матур – кемнəр кушкан

Исемең матур – кемнəр кушкан

Өлкәннәр көне уңаеннан, Оренбург өлкәсе Татар Каргалысы авылында  шушы җирлектә эшләүче «Ак Калфак”оешмасы рәисе  Рәйфә Әбдеракыйпова, оешма әгъзалары белән берлектә, « Исемең матур – кемнəр кушкан ” дигəн бәйрәм оештырды. Ул йолаларыбызны саклап калуга багышлана.

Һəрбер илнең, диңгезнең, авыл һəм шəһəрнең исеме бар. Шулай ук һəр кеше дə исемле булырга тиеш. Җимеш бакчасында төрле агачлар үскəн кебек, исемнəр базасында да төрле җимешлəр – исемнəр бар. Бала дөньяга килгəч, ата – ана алдында сорау туа – аңа нинди исем кушарга ?

Исем сайлаганда, аның жыйнак төзелеше, бозылмый торган жиңел əйтелеше, яхшы мәгънəле һəм тирəн эчтəлекле булырга тиешлеген истə тотарга кирəк. Кеше үз исеме белəн горурланырлык булсын.

Моның өчен балаларны кечкенəдəн үз исемнəренең мəгънəсенə төшендерү зарур .Кыз бала исемендə – йолдыз балкышы, чəчəк нəфислеге, ир- ат исемендə – кылыч чыңы, китап акылы чагылсын. Кешегə исем бер генə мəртəбə бирелə һəм гомер буе аның шəхесен ачучы, аны башкалардан аера торган сихри бер сүз булып тора . Исеме жисеменə туры килгəн матур эчтəлекле исемнəр бирергə кирəк.

татар Каргалысында оештырылган кичәдә тамашачыларга әнә шул хакта аңлаттылар. Исем кушу йоласын күрсәттеләр.

Альбина Әпсәләмова,
Оренбург

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*