tatruen
Баш бит / Әңгәмә / Исерек булса да яратыргамы?
Исерек булса да яратыргамы?

Исерек булса да яратыргамы?

Балтач якларында аны “күңелләрне дәвалаучы” дип атап йөртәләр. Элегрәк ул кешеләрне чирләреннән арындырса, бүген ул күңелләрне, җаннарны иман нуры белән дәвалый. Балтач Мөслимәләр берлеге рәисе, кардиология буенча табиб, тирә-юньдә үзгә, тирән фикерле мөгаллимә булып танылган Рәисә ханым Зарипованың күңел дөньясын ачу үзе бер могҗиза булды.

– Рәисә ханым, сезне районда Мөслимәләр берлеге рәисе итеп сайлап куйганнар икән, тикмәгә генә түгелдер. Бүген район җирлекләрендә дин аксый дип зарланырга яратсак та, кайбер төбәкләрдә моның киресе күзәтелә. Сездә дә шулай түгелме?

– Әйе, мин әлеге үзгәрешне күзәтеп барам һәм чын күңелдән сөенәм. Ел саен безнең сафлар арта бара. Ике ел элек “Яшь киленнәр һәм туташлар” дигән җәмгыять оештырдык. Һәр айның дүртенче җомгасында җыелалар. Монда әдәпле ир хатыны булу һәм әхлаклы мөселман балалары хакында сөйләшүләр үткәрәбез, лекцияләр укыйбыз. Шөкер, бүген мөселман туташларыбыз бермәбер күбәйде. Моннан егерме ел элек районның үзәк мәчете ачылганда, әбиләр һәм бабайлар гына йөри иде. Без ул вакытта 35 яшьлекләр – иң яшьләре идек. Аннан әкренләп башка егетләр, кызлар тартыла башлады. Хәзер әнә шул яшьләребез, балаларыбызга тәрбиягә бирегез, дип мөрәҗәгать итә. Шуңа күрә аларга да ял, тәрбия чаралары үткәрәбез. Хатын-кызлар җыелган очрашуларга белгечләр чакырабыз. Алар арасында акушер-гинеколог та, юристлар да бар.

– Белүемчә, сез Мөслимәләр берлеге рәисе генә түгел, ә мәктәпләрдә бик күп еллар буе әхлак дәресләрен дә укытасыз…

– Мөслимәләр берлеге оешканчы ук инде без мәктәпләрдә белем бирә идек. Әхлак дәресләреннән белем бирүче укытучылар өч ай саен очрашып, авыл мәктәпләрендәге ачык дәресләрне күзәтеп торабыз. Мөселман хатын-кызларын берләштерүдә берлекнең дә өлеше зур дияргә җирлек бар. Чөнки без башка районнардагы мөслимәләр белән аралаша башладык, тәҗрибә уртаклашабыз, үз чиратыбызда гыйлемебез, бездә узган чараларыбыз белән бүлешәбез, һәрдаим элемтәдә торабыз. Беләсезме, без моны күз буяу өчен үткәрмибез. Бу гадәти тормышыбыз, мөслимәләребезгә кирәк өчен эшләнә. Бездән бит хисап сораучы юк, бары тик Аллаһы Тәгалә алдында җавап бирәсе бар.

– Мәчеттә узган чараларга төрле белгечләр алып киләбез, дидегез. Сез бит үзегез дә күп еллар район хастаханәсендә кардиолог булып эшләгән ханым. Димәк, сезгә дә тәҗрибәгезне эшкә җигеп, аңлатырга туры килә. Эштән китеп, фәкать әхлак дәресләренә генә күчүегезнең сере нәрсәдә?

– Эштән китүем гаилә сәбәпләренә бәйле. Ә гаиләбез ишле. Ике кыз һәм ике улымны тәрбияләргә кирәк иде. Ә хастаханәдә эшләгән вакытта, иремне бер якка алып чыгып китсәләр (чөнки ул хирург, баш табиб булып эшли), мине икенче авыру янына алып китәләр. Балаларга бөтенләй игътибар калмады. Уйладык та, балалар үскәнчегә кадәр, мин хуҗабикә вазыйфасында булырмын, дигән карарга килдек. Кечкенә кызым беренче сыйныфта укыганда, эшкә чыгарга тиеш идем. Баш казыебыз Җәлил хәзрәт Фазлыев миңа, әхлак дәресләре укытучы егетезне хәрби хезмәткә алалар, сез аның урынына мөгаллимлек вазыйфасын башкарсагыз, бик әйбәт булыр иде, дип мөрәҗәгать итте. Мин уйладым да, хәзрәтнең фикерен кабул итәргә булдым. Менә ун ел инде гимназиядә әхлак дәресләрен укытам. Ул факультатив кебек, әмма балалар кызыксынып йөри. Дәресләр, әлбәттә, төрле темаларны үз эченә ала. Бервакыт әниләр турында лекция укыганда бер бала: “Әнине исерек булса да яратырга кирәкме?” – дип сорап куйды. Аллаһ синнән риза булсын өчен, син әниеңне дә, әтиеңне бернинди кимчелекләренә дә игътибар итмичә яратырга тиеш. Чөнки Аллаһы Тәгалә риза булган балага бәхет, байлык, хәерле балалар бирә. Яхшылыгы үзеңә кире кайта. Балаларга бәйнә-бәйнә аңлата белергә генә кирәк.

– Лекцияләргә төрле белгечләрне алып киләбез, дидегез. Димәк, кардиолог булгач, сезгә дә медицина теле белән аңлатырга туры килә. Рамазан ае якынлаша, гадәттә, йөрәк, кан-тамырлары авырулары белән интеккәннәр безгә тотарга ярыймы, дип кызыксына? Табибә буларак, аларга үзләрегезнең киңәшләрегезне бирсәгез иде.

– Аллаһы Тәгалә безгә уразаны киләчәктә хәлебезне җиңеләйтер өчен бирде. Диннең таләпләрен үтәмәгәннәр өчен ураза тоту авыр, әлбәттә. Андыйлар белән еш очрашабыз. “Без моңарчы тотмаганга гына авыр”, – дип аңлатам ул кешеләргә. Өйгә кайтасың, ә анда ашарга юк. Әй, ачуың кабара инде. Рамазан аенда исә өстәл тулы ризык, ә син ашамыйча тыелып торасың. Бер караганда, моның икесе дә син бит инде, ә холкыңны кем үзгәрте, кем синең ихтыяр көчеңне алыштырды? Аллаһы Тәгалә сабырлык биреп торды. “Күтәрә алмый торган авырлыкны сезгә йөкләмим”, – диде. Биш яшьлек балага әнисе илле килолы капчык күтәртми ләбаса. Монда да шул ук бит инде. Аллаһка таянып, шәригать хөкемнәрен дөрес үтәргә генә кирәк. Әгәр кеше авыру, даруын эчми тора алмый икән, Аллаһы Тәгалә аңа да чыгу юлын биргән. Дәваланучы, узгынчы авыру икән, уразасын сырхавыннан арынгач, тота ала. Унбер ай бар бит әле. Кышкы бик кыска көннәргә дә калдырырга мөмкин. Әгәр хроник авырулар белән интегүчеләр булса, ул фидия түли. Иртән һәм кичке ашауны берәр фәкыйрьгә түли ала. Моны мәҗбүрият дип түгел, ә киләсе тормышыңны тагын да тулыландыра торган, имин кыла торган гамәле итеп, шатланып эшләргә тиеш. Әгәр инде кешенең акчасы аз, үзе инвалид, фәкыйрьлекнең чигендә икән, ураза тота алмый, фидия дә түләрлек мөмкинлеге булмаса да, аның өстендә гөнаһы юк. Аны Аллаһы Тәгалә күреп тора. Иң мөһиме – һәр кеше Рамазанны көтеп, аңа әзерләнеп торырга тиеш. Сиңа файда, ярдәм, рәхәтлек килә торган ай дип сөенеп көтеп тору зарур.

Автор: Алсу Хәсәнова
Чыганак: “Ватаным Татарстан”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*