tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Исхак Хәлимов: “Киләсе ел халкыбыз, милләтебез өчен бары тик уңышлар гына алып килүен теләп калабыз”
Исхак Хәлимов: “Киләсе ел халкыбыз, милләтебез өчен бары тик уңышлар гына алып килүен теләп калабыз”

Исхак Хәлимов: “Киләсе ел халкыбыз, милләтебез өчен бары тик уңышлар гына алып килүен теләп калабыз”

“Өмет” Ульяновск өлкәсе татарларының иҗтимагый-сәяси газетасы баш редакторы татар халкына ихлас теләкләрен җиткерә.

“Татарлар” газетасы укучыларын һәм дөнья буйлап сибелеп яшәүче барлык милләттәшләребезне Яңа ел бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Киләсе ел халкыбыз, милләтебез өчен бары тик уңышлар гына алып килүен теләп калабыз.

2021 ел безне зур сынау көтә – Халык санын алу узачак. Безгә бердәм булып, аек акыл белән фикер йөртеп, милләтебезнең горур уллары һәм кызлары булып калырга насыйп әйләсен иде. Ышанып әйтә алабыз: Ульяновск төбәгендә яшәүче мишәрләр Татар булып тарихка кереп калачаклар.

Хөрмәтле дуслар! Сезне бәйрәм уңаеннан тәбрик итәбез һәм исәнлек-саулык, гаилә бәхете, иҗади уңышлар телибез. Киләчәктә дә бердәм булып  ана телебез сагында торырга, басма матбугат чараларын җәелдерергә язсын.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*