tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Искә алу кичәсе
Искә алу кичәсе

Искә алу кичәсе

Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә өлкә себертатар язучылары берлеге (җитәкчесе К.Кучковская) һәм мәдәният үзәге (Л.Кәримова) оештыруында композитор – җырчы Рөстәм Русин белән җирле шагыйрь Заһит Акбүләковның тормыш юлы һәм иҗатларына багышланган хәтер кичәсе үтте.

Үзләренең якты истәлекләре белән бүлешергә дип күренекле якташларыбыз, җәмәгать эшлеклеләре, иҗат кешеләре килгәннәр иде. Ә төп кунак, әлбәттә, Р.Русинның әнисе – Айсылу апа (беренче рәттә уңнан беренче) булды. Чара “Дуслык” (җитәкчесе Х.Мирхәйдәров) халык ансамбле башкаруында К.Кучковская сүзләренә Р.Русин иҗат иткән “Төмән” дигән җыр белән ачылды.

Аннары сәхнәгә кичәне алып баручы Зөлфинә Миннебаева чыгып З.Акбүләковның “Саумы, яшьлек” дигән шигырен сәнгатьле итеп сөйләп, сүзне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Хәкимовка тапшырды. Ул:

“Татар тормышында тирән эз калдыручы шәхесләребез күп – бу милләт байлыгын күрсәтә. 1990 елларда өлкәдә татар мәдәниятен күтәрүдә Рөстәм белән бергә эшләдек. Концертлар, Сабантуйлар оештырып, ил күләмендә узган бәйгеләрдә катнашып бик күңелле, дус яшәдек. Бик талантлы, милләт җанлы иде ул. Заһит абый белән дә төрле чараларда очрашып тордык. Ул, хәрби кеше буларак, гомере туган ягыннан читтә үтсә дә, туган телен онытмый, киресенчә, тел байлыгын үстереп, күпме шигыръләр язды, китаплар бастырды. Хәтерлисездер, шигырьләрен ул ничек матур итеп сөйли иде? Чынлап та, шигырь язу – сәләт  эше булса, шигырьне тамашачы күңеленә, аңына җиткерерлек итеп сөйли белү шулай ук кешедән осталык таләп итә. Бүгенге кичәне оештыручыларга, бигрәк тә Клара апага, үзәк хезмәткәрләренә зур рәхмәт, мәрхүмнәрнең иманнары юлдаш булып, урыннары оҗмахта булсын”, – дип чыгышын тәмамлады.

Аннары шагыйрә Клара Кучковская, җәмәгать эшлеклесе Әнәс Гаитов, Р.Русинның классташы Әлфирә Әйтбаева да хәтерләрен яңарттылар. “Дуслык” ансамбле җитәкчесе Хәким Мирхәйдәров җырчы-композиторның нотага салынмаган җырларын эшкәртергә әзерлеген белдерде. Чараны алып баручы Зөлфинә Миннебаева кичә программасын З.Акбүләковның шигъри юллары белән бизәп, тулыландырып, эчтәлеген баета барды. Чарага ямь өстәп өлкәдә билгеле булган җырчылар Чулпан Акъярлы, Илчан Хөснетдинов һәм “Тамаша” (И.Бакиев) фольклор-этнографик, “Дуслык” (Ф.Әскәров), “Умырзая” (Э.Гарипова) җыр ансамбльләре матур җырлар башкардылар. Сүз Айсылу апа Русинага бирелгәч, ана йөрәк түрендә саклап килгән кадерле мизгелләрне искә төшереп, оештыручыларга, кунакларга эчкерсез рәхмәтен белдерде.

Рәүфә КАНГАЗИНА, Төмән 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*