tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Иске Казан – Түгәрәк уен” татар фольклор фестиваленең зона туры Чирмешәндә
“Иске Казан – Түгәрәк уен” татар фольклор фестиваленең зона туры Чирмешәндә

“Иске Казан – Түгәрәк уен” татар фольклор фестиваленең зона туры Чирмешәндә

Апрель башында Чирмешән районы (Татарстан) мәдәният йортында “Иске Казан – Түгәрәк уен” татар фольклор фестиваленең зона турында Алексеевск, Яңа Чишмә, Чистай һәм Чирмешән районнарыннан сәнгать коллективлары чыгыш ясады. Башка елларга караганда быел Чирмешән районы үзешчәннәре татар халкынын милли йолалары куберәк тукталдылар.

Җюри әгъзалары район үзешчәннәренең иҗатын югары бәяләде. “Түгәрәк уен”да үткән елларда җиңү яулаган район мәдәният йорты каршындагы “Умырзая” татар халык ансамбле быел “Миннек бәйләү” күренешен бик оста итеп сәхнәләштергән. Туймәт авылы “Ак калфак” оешмасы ханымнарынын “Яз” ансамбле, Иске Үтәмештән “Хыял”, Бәркәтәдән “Чишмә”, Лашманнан “Мөгаллимә” , “Әллүки”, “Сөембикә”, мәдәният хезмәткәрләренең “Мәдәният энҗеләре” ансамбльләре дә, аерым башкаручылар Рәүф Җиһаншин, Рөстәм Хәйретдинов, Эльвира Әфләтунова әлеге иҗат бәйрәменә ныклап әзерләнгәннәр.

Составында 7 татар авылынын “Ак калфак” оешмалары җитәкчеләре кергән “Мәдәният энҗәләре” коллективы татар халкынын “Кабык батыру”куренешен бик оста итеп тамашачыларга җиткерделәр.. (Элек крестьяннар, урманнан юкә кисеп, мунчала ясау өчен буага юкә кабыгы батырганнар.Хатын-кызлар кабык эченнэн алынган мунчаланы юарга тошкэннэр. )Җыр – бию белән үрелеп барган композиция тамашачыларга да бик ошады. Кайбер катнашучыларнын өсләрендә 50 елдан артык тарихы булган чиккән альяпкыч,күлмәкләрне дә күрергә мөмкин иде.

Бәркәтә авылы “Чишмә” коллективы “Сырма сыру”,Лашман авылы “Сөембикә” коллективы “Кизәк сугу” кебек татар

халкынын милли йолаларын бик кызыклы һәм эчтәлекле итеп сәхнәләштергәннәр.

Фестивальдә бик көчле фольклор коллективлары үзара көч сынашты. Әйтик, Яңа Чишмә районыннан килгән “Ак калфак”, Алексеевскиийдан “Хыял”, Чистайдан “Сөмбел” фольклор ансамбльләре республикада да дан казанган коллективлар. Һәрберсе үзенчәлекле чыгышы, репертуары, сәхнә киеме белән аерылып торды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*