tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Иске Казан түгәрәк уены” татар фольклоры фестивале йомгаклау концерты була
“Иске Казан түгәрәк уены” татар фольклоры фестивале йомгаклау концерты була

“Иске Казан түгәрәк уены” татар фольклоры фестивале йомгаклау концерты була

21 май көнне сәгать көндезге 1 дә Татарстанның Биектау районы Камай авылында урнашкан Иске Казан Дәүләт тарихи-мәдәни һәм табигый музей тыюлыгы “Музей ныгытмасы”нда “Иске Казан түгәрәк уены” татар фольклоры республика фестиваленең йомгаклау концерты була. 7 ел рәттән үткәрелә торган чараның максаты — татар гореф-гадәтләрен саклап калу, балаларны, яшьләрне милли мәдәни кыйммәтләргә тарту.

Гала-концертка Татарстанның 29 районыннан 59 фольклор коллективы килер дип көтелә. Ачык һавада үткәрелә торган мәдәни чара программасында халык уеннары белән балалар өчен мәйданчык эшләячәк. Шулай ук, мастер-класслар, мастер-шоу, тимерчелек, чүлмәк ясау, йон эрләү, калфак чигү, күн мозаика белән эшләү, чабата үрү, гармунда уйнау, ук ату, коймак пешерү, үләннәрдән чәй пешерү һ.б. юнәлешләрдә бәйгеләр оештырылачак.

Бәйрәм азагында фестивальнең лауреатларын һәм дипломантларын бүләкләү каралган.

Фестивальгә Арча юнәлешендәге электр поездында килеп, Камай платформасында төшеп калырга һәм җәяү барырга мөмкин, диелә оештыручылар хәбәрендә.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*