tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Кулатка районында “Түгәрәк уен” гөрли (ФОТО)
Иске Кулатка районында “Түгәрәк уен” гөрли (ФОТО)

Иске Кулатка районында “Түгәрәк уен” гөрли (ФОТО)

 

28 июньдә Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка районында башланып киткән “Түгәрәк уен” X Бөтенроссия фестиваль-конкурсында катнашучылар кичә, 29 июнь көнне, район мәдәният йортында узган  сайлап алу чыгышларыннан соң төркемнәргә районның 5 авылында концертлар куйды.

 

Кич белән район үзәге мәйданында бөтен фольклор коллективлары катнашында “Кичке Сабантуй” дип аталган бәйрәм узды. Чарада төбәкләрдән килгән һәрбер коллектив чыгыш ясады. Бәйрәмдә катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Конгресс җитәкчесенең урынбасары Марс Тукаев сәламләде. Әлеге бәйрәмнән соң халык “Кичке уен”да күңел ачты, Кулатка күген яктыртып салютлар атылды.

10 ел элек Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка бистәсендә “Түгәрәк уен” беренче бөтенроссия татар фольклоры фестивале үткәрелә. Һәм бу фестиваль тора бара Россия төбәкләренең, якын чит илләрнең татар фольклор коллективларын берләштерә башлый. Бу чараларда Себер, Урал, Идел буе, аннары Кырым, Белоруссия, Балтыйк буе илләре коллективлары очраша, дуслаша, үз иҗатын күрсәтә башлый. Елдан-ел фестиваль абруй казана, популярлаша.

Бу еллар эчендә “Түгәрәк уен” фестиваль Төмән, Свердловск өлкәләре, Пермь крае, Самара өлкәсе, ике тапкыр  Татарстанда, Марий Эл, Кырым республикаларында үтте.

Һәм менә, 10 ел узгач, Фестиваль янә Иске Кулатка бистәсенә кайтты. Быел фестивальдә Татарстан, Башкортстан, Кырым, Марий Эл, Мордовия, Чувашстан, Удмуртия республикалары, Пермь крае, Әстерхан, Волгоград, Киров, Түбән Новгород, Самара, Свердловск, Төмән, Оренбург, Курган, Новосибирск, Омск, Пенза, Ульяновск, Чиләбе өлкәләреннән фольклор коллективлар катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*