tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Кулаткыда иң шәп «Авыл егете»н сайладылар
Иске Кулаткыда иң шәп  «Авыл егете»н сайладылар

Иске Кулаткыда иң шәп «Авыл егете»н сайладылар

Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы район мәдәният йортында «Авыл егете-2018» дип исемләнгән бик тә мавыктыргыч конкурс үткәрелде. Яшь буында Ватанга, туган җиргә карата мәхәббәт, кыю, курку белмәс якташлары белән горурлану хисе тәрбияләү максатында оештырылган әлеге бәйгедә 14-25 яшьлек егетләр катнашты. Зал тутырып килгән тамашачы – әти-әниләре, дуслары, авылдашлары алдында алар үзләренең осталыкларын, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.

Район  хакимияте башлыгы Илдар Аблязов, район администрациясе башлыгының беренче урынбасары Венера Деникаева, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының мәгълүмати-аналитик идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи, Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин hәм район депутатлар Советы депутаты Сания Нугаева да ир-егетлeрне бәйрәм  белән котладылар.

Аннары «Авыл егете-2018» конкурсының район этабына старт бирелде. Тырыш, булдыклы, уңган егетләр бәйге башланыр алдыннан ук үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Алар кулларына көрәкләр алып, район мәдәният йорты алдындагы киң мәйданны бер мизгел эчендә кардан чистартып та куйдылар. Без – жюри әгъзалары, егетләргә карап чиксез сокландык. Шундый көчле hәм җитез егетләр булганда, тәүлек буе кар яуса да, куркыныч түгел икән, ләбаса.

Ә cәхнәдә конкурсантлар иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, үзләре белән якыннан таныштырдылар, ил, өлкә hәм район тарихына бәйле истәлекле даталарны исләренә төшерделәр, дәүләтебез башлыгы – Президент булырга хыялландылар, төймә тагу осталыкларын тикшереп карадылар, ир-егетләр көн саен диярлек кулланган гайка ачкычларының размерларын күзләрен бәйләгән килеш билгеләделәр. Аларны бары тик хатын-кызлардан гына торган мәртәбәле жюри – Гөлназ Шәйхи, Венера Деникаева, Рамилә Сафина, Рузия Хәлимова, Марисә Хаметова, Сабира Абитова, Наилә Рамазанова күзәтеп бардылар hәм гадел бәя бирергә тырыштылар.

Ярыш ярыш инде ул – кемнең нәрсәгә сәләтле, оста булуы бик тә ачык күренә. Мәсәлән, Вязовый Гай авылыннан 14 яшьлек Булат Муртазин үзе турында такмазаны саф татар телендә сөйләп, тәмам шаккатырды. Ә Иске Атлаштан Айрат Сунчилеев бик тә уңган, булдыклы егет икән – манты да пешерде, вальс та биеде, төймәне дә көндәшләреннән ныграк такты. Иң яшь катнашучы Павел Безрученко гаҗәеп нечкә күңелле, мәрхәмәтле, ярдәмчел бала булып чыкты. Yсеп җитеп, Президент булып сайлансам, этләр hәм мәчеләр өчен hәр шәhәрдә махсус приютлар төзәтер идем, дип хыяллана ул. Яңа Яндука авылы егете Рамил Файзуллин атларны аеруча ярата икән. Ул карны бик тиз чистартты. Киләчәктә Президент була калсам, авылыбызга газ кертү мәсьәләсен хәл итәр идем, дип вәгъдә итте Рамил. Мостяк авылында татар гаиләсендә тәрбияләнүче Роман Луньков саф татар телендә cөйләшүе, моңлы итеп җырлавы белән жюрины таң калдырды. Кирюшкино авылыннан Раил Бикмятов конкурска әнисе ярдәмендә телеңне йотарлык тәмле өчпочмаклар пешереп килгән иде. Радищево технологик техникумында белем алучы егет сәнгатьле итеп шигырь дә сөйләде.

Район үзешчәннәре hәм сәнгать мәктәбе укучыларының чыгышы бәйрәмгә кабатланмас ямь өстәде.

Менә дулкынландыргыч мизгелләр килеп тә җитте. Жюри әгъзалары озак киңәшкәннән соң, ниhаять, җиңүчеләрне игълан иттеләр. Бар яктан да килгән, уңган-булган Роман Луньков «Авыл егете-2018» дигән дәрәҗәле исемгә лаек табылды. Ә Рамил Файзуллин «Иң өлгер егет» номинациясендә җиңүче итеп танылды. Булат Муртазин – «Сәнгать остасы», Павел Безрученко – «Халык күңелен яулаучы», Айрат Сунчилеев – «Иң уңган», Раил Бикмятов «Иң тапкыр» номинациясендә җиңү бәхетенә ирештеләр. Аларга дипломнар hәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының мәгълүмати-аналитик идарeсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи, Татар мәдәният үзәге мөдире Рамилә Сафина, «Өмет» газетасы редакциясенең җаваплы секретаре Рузия Хәлимова конкурста катнашучыларны хөрмәтләү тантанасында гаҗәеп дәрәҗәдә мавыктыргыч, тәрбияви яктан ифрат та файдалы конкурсны оештыручыларга – район башлыгы Эдуард Ганеевка, район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Венера Деникаевага, җирле татар автономиясенә, мәгариф hәм мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Рузия ХӘЛИМОВА,
Ульяновск өлкәсе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*