tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Кулаткыда татар милли матбугаты регионара фестивале узды
Иске Кулаткыда татар милли матбугаты регионара фестивале узды

Иске Кулаткыда татар милли матбугаты регионара фестивале узды

21-22 апрель көннәрендә Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы районында “Татар телен, мили мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклауда татар матбугагатының роле” дип исемләнгән I татар милли матбугаты регионара фестивале узды.

Татарстаннан әлеге фестивальдә Г.Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре, “ТАТМЕДИА” АҖ генераль директор киңәшчесе Равил Фәйзуллин; язучы, драматург, “Безнең мирас” журналының реклама һәм журнал тарату хезмәте җитәкчесе  Рәдиф Сәгъди, “Сабантуй” журналының әдәби редакторы Рәзинә Исмәгыйлева; шагыйрь, “Казан утлары” журналының бүлек мөхәррире Фәнил Гыйләҗев; журналист, “Мәдәни җомга” газетасы хезмәткәре Хәмзә Бәдретдинов; “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Рәшит Минһаҗ; язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати-аналитик идарә хезмәткәре Булат Ибраһим; Ульян өлкәсенең “Өмет” газетасы баш редакторы Исхак Хәлимов,  әлеге басманың журналисты Рузия Хәлимова; шагыйрә, Самара өлкәсенең “Сәлам” газетасы хезмәткәре Наилә Хөсәенова; Ульяновск өлкәсендә яшәп иҗат итүче шагыйрь Шәфикъ Иматдинов; Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бюро әгъзасы, Ульян өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе,  “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең корпункт җитәкчесе Рамис Сафин; Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Чишмә» телевизион тапшыруын алып баручысы Рамилә Сафина һ.б. катнаштылар.

Җыелган кунакларны Иске Кулаткы районы башлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Бюро әгъзасы, академик Эдуард Әнвәр улы Ганиев һәм Иске Кулаткы район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Венера Деникаева сәламләделәр.

Рамис Сафин һәм Исхак Хәлимов Татар милли матбугаты регионара фестивален уздыру идеясе белән инде күптәннән янып йөргәннәр. Шул нәүбәттән, быел әлеге фестиваль беренче тапкыр оештырылды. Рамис Сафин әйтүе буенча: “Фестивальнең төп максаты журналистлар белән фикер алышу, тәҗрибә бүлешүдән кала, 98 процент татар яшәгән район җирлеге белән тагын да күбрәк милләттәшләребезне таныштыру, киң җәмәгатьчелеккә Иске Кулаткы тарихы, мәдәнияте, бүгенге тормышын тәкъдим итүдән дә гыйбарәт” – ди.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*