tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Пенәгәр авылы тарихы буенча яңа басма дөнья күрде.
Иске Пенәгәр авылы тарихы буенча яңа басма дөнья күрде.

Иске Пенәгәр авылы тарихы буенча яңа басма дөнья күрде.

Китап рус телендә, “Деревня Старый Пинигерь и колхоз «Политотделец» в 1930-е, в
1940-е, в 1950-е годы (По материалам газеты “Вятско-Полянская правда”)”
дип атала.

Район газетасы язмаларыннан торган бу китапны чыгару уе авыл имамы
Зиятдин хәзрәт Нәҗметдинов башына “Дуслык” газетасында басылган бер
мәкаләне укыгач килә. Анда район газетасы архивыннан Иске Пенәгәр
тарихына багышланган бер өзек бирелгән иде. Хәзрәт, Казан дәүләт
университетында укыган тарихчы буларак, шундук туган төбәге үткәннәрен
барлауда язма чыганакларга таяну мөмкинлеген күрә. Журналист буларак ул
миннән, район газетасы архивы белән эшләү мөмкинлеге булу-булмау белән
кызыксынды, район газетасы редакциясе каршы килмәде һәм китте шуннан эш
кызып!

Чыннан да, тиз тоттылар. Зиятдин хәзрәткә ярдәмгә авыл китапханәчесе
Нурисә Баһавиева килде. Ә инде текст җыюда мәктәп укучылары ярдәме әйтеп
бетергесез урынлы булды. Төбәк тарихын 1930 елдан алып вакытлы матбугат
аша болай итеп барлау безнең якта әле беркемнең дә башына килмәгән иде.
“Деревня Старый Пинигерь и колхоз «Политотделец» в 1930-е, в 1940-е, в
1950-е годы (По материалам газеты “Вятско-Полянская правда”)” китабын
тәкъдим итү Иске Пенәгәр мәчетендә Габдулла Тукай туган көненә
багышланган чарада үтте.

Китапны кулына алган һәркем китапны кайсы битеннән ачса, шул төшеннән
аерыла алмый укый башлый дисәм, һич кенә дә арттыру булмас. Менә без дә
ачып карыйк. Очраклы рәвештә ачтым, 28-29-нчы битләр туры килде. 1941
елның 15 май көнендә чыккан “Вятско-Полянская правда” газетасында
“Весенний сев в колхозе “Политотделец”” дигән мәкаләне укып карыйк:
“Колхоз «Политотделец» Старо-Пинигерьского сельсовета к весеннему севу
приступил организованно. С первых же дней полевых работ многие
колхозники значительно перевыполняют нормы выработки. Так, например,
сеяльщики Галиев Зиятулла (Зиннәтулла) и Давлетшин Мубаракша за день
засевают по 5,5 га вместо нормы 4 га. В результате такой честной работы
колхозников на 12 мая колхозом уже засеяно 55 га ярового клина и на
площади 150 га произведена весновспашка.

Агитколлектив первичной парторганизации колхоза среди колхозников,
занятых на весеннем севе, широко развернул агитационно-массовую работу.
Во все бригады и производственные звенья выделены чтецы и агитаторы,
которые проводят громкие читки газет, разъясняют колхозникам вопросы
международного положения и последние решения партии и правительства по
дальнейшему укреплению народного хозяйства нашей страны. Редколлегия
колхоза выпускает стенную газету.

Во всех творчеких делах колхозников ярко выражается желание успешно
закончить весенний сев и этим самым заложить прочную основу для
получения высокого урожая. Хурамшин. Председатель Пинигерьского сельсовета».
1941 елның 16 май көнне чыккан номерда, ул вакытта газета көн саен
чыккан, “Политотделец” колхозы рәисе Хадиев 15 май көненә 118 гектар
чәчтек дип хәбәр итә. Алда Хәмидуллин Гыйният бригадасы бара икән.
17 май хәбәре: 16 май көненә 150 га чәчелгән, чәчкечләрне рациональ
кулланалар. Басуларда бер караңгыдан икенче караңгыга хәтле 8 чәчкеч
эшли. Көн саен 50 га җир чәчелә. Бу турыда изба-читальня мөдире Фасыйхов
хәбәр итә.

Шул ук Фасыйхов 1941 елның 18 май көнге 117нче номерлы газетада язган мә-
каләсендә Җәләлетдинов Әгъләметдин һәм Гарифуллин Миннегали 15 майдан
яңа ысул белән эшли башладылар ди. Смена барышында атларын алмаштыра
башлаганнар. Нәтиҗәдә, 15 май көнне сменага 12 гектар чәчсәләр, 16 май
көнне инде бу күрсәткеч 14,25 гектар тәшкил иткән. Җәләлетдинов белән
Гарифуллин чәчү ахырына хәтле югары эш нормасын сакларга булганнар.
“Вятско-Полянская правда” 1941 елның 21 май номерында Иске Пенәгәрдә МТФ
бинасы өчен таш чыгару барганлыгын хәбәр итә, 200 кубометр таш
әзерләгәннәр инде. Һәм “В колхозе “Политотделец” наряду с весенней
посевной быстрыми темпами ведутся строительные работы. Заканчивается
достройка конного двора” ди изба-читальня мөдире Фасыйхов.

Алга таба киттек. Китапның 31-нче бите, газетаның 138нче номеры, 1941
ел, 12 июнь. Хадиев фамилияле иптәш парга калдырылган басуга тирес
чыгару дәвам итә ди. Бу эштә көн саен 25-30 ат. Чыгарылган тирес шундук
сөрелә. Моннан башка колхоз бакчасында да эш бара. Бакча эшенә көн дә
кырыкка якын колхозчы чыга икән. Кыяр, чөгендер, кишер һәм башка
яшелчәләр инде утыртылган. 11 июньдә парниклардан җиргә помидор кәлшәсе
күчерелгән. Колхоз бакчасы бу елда күп итеп тирес һәм торф белән
ашландырылган. Һәм…

Һәм 24 июнь номерында сугыш чыгу турында игълан. Район газетасы СССРның
Югары Совет Президиумының хәрби положение турында Указын бастыра. 6
август санында колхозчылар илнең оборона фондына хезмәт хакыннан һәркем
2000 сум акча күчерү турында карар кабул иттеләр диелә.

1942 ел. Кыр эшләре. 6 август санында 30 июльдә Иске Пенәгәр
“Политотделец” колхозында арыш ура башланды дип яза К.Җәләлетдинов.
Заһидулла Исхаков урак белән 0,12 гектар норма урынына 0,30 гектар
урган. Олы яшьтәге Мәгърифә Шәһиева 0,24 гектар урган. 5 августта арыш
уру төгәлләнгән, барлыгы 338 гектар чәчелгән булган…

Китапны кайсы битеннән ачып укый башласаң да туктап булмый. Иске Пенәгәр
авылында яшәүчеләр һәркем бу китапта үз гаиләсе тарихын барлый ала булыр.
Китап бик урынлы һәм вакытлы чыкты, чөнки быел көз Вятка Аланы районы
үзенең 90 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә.

Шәмсия ХӘЛИМОВА.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*