tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске шәһәр – 2013 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы – тантаналы төстә Казанга әлеге мактаулы исемне тапшырды
Иске шәһәр – 2013 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы – тантаналы төстә Казанга әлеге мактаулы исемне тапшырды

Иске шәһәр – 2013 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы – тантаналы төстә Казанга әлеге мактаулы исемне тапшырды

21 мартта Иске шәһәр– 2013 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы – тантаналы төстә Казанга әлеге мактаулы исемне тапшырды.

Тантаналы чара Анадолууниверситетының спорт залында узды. Татарстаннан анда мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.

Программа Мәхтәр оркестрының милли гимннар башкаруы һәм төрки илләрнең флагларын алып чыгу белән ачылды. Соңрак Дәдә Коркут истәлегенә Нәүрүз догасы укылды. Иске шәһәрдә төрки дөнья башкаласы елын ябу тантанасын төрки дөньяның 300 миллион тамашачысы карады.

Чарада ТЮРКСОЙгенераль секретаре Дюсен Касеинов чыгыш ясады һәм төрки дөнья башкаласы әләмен Казанның тагын да югарырак күтәрәчәгенә өмет баглавын белдерде.

Нотыклардан соң төрле илләрдән килгән бию ансамбльләре чыгыш ясады. Концерт тәмамлангач, ТЮРКСОЙ Генераль секретаре Дюсен Касеинов, вице-премьер Әмруллах Ишлер, милли мәгариф министры Наби Авджи, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Иске шәһәр губернаторы Гюнгёр Азим Туна катнашында төрки дөнья башкаласы әләме Казанга тапшырылды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*