tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Татар бистәсе – Татарстан башкаласының 96 мәдәни мирас объекты урнашкан бик үзенчәлекле тарихи районы
Иске Татар бистәсе – Татарстан башкаласының 96 мәдәни мирас объекты урнашкан бик үзенчәлекле тарихи районы

Иске Татар бистәсе – Татарстан башкаласының 96 мәдәни мирас объекты урнашкан бик үзенчәлекле тарихи районы

Казанның Каюм Насыйри урамында урнашкан Апанай мәчете комплексына кергән “Апанай лавкасы” мәдәни мирас объектында эчке агарту эшләре тәмамланды. Тарихи бинада заманча лекция залы, китап һәм сувенир киштәләре эшләячәк. Әлеге яңалык “Иске шәһәр” префекты Марат Усмановның шәһәр мэры Илсур Метшин каршында ясаган хисап чыгышында мәгълүм булды, дип хәбәр мэрия сайты.

2015 елда Иске Татар бистәсендә бик зур проект уңышлы гына тәмамланган: биредә “Галиев мәчете” комплексы төзекләндерелгән. “Торгызу эшләре барышында бинаның ал ягы (фасады) тулысынча төзекләндерелде, эчке эшләр башкарылды һәм бина урнашкан җирлек төзекләндерелде”, – диде М.Усманов һәм узган елда тагын бер мәдәни мирас объекты – “Галиев йорты”нда эчке эшләр тәмамлануы турындагы мәгълүмат җиткерде.

Моннан тыш, “Кәвешче йорты” дигән тагын бер мәдәни мирас объекты тулысынча торгызылган. Бинаның подвалында һәм беренче катында – йортның хуҗасы рәссам Рөстәм Яушев остаханәсе. Икенче катта һәм мансардада – кунакханә. Мэр мондый бинаның чит ил туристлары өчен яхшы вариант булуын билгеләп үтте.

Каюм Насыйри урамындагы 24 нче һәм 26 нчы номерлы йортлар бер үк төрле төсләр белән бизәлгән һәм биналарның алгы яклары стиль буенча да охшаш итеп эшләнгән. 24 нче номерлы йортта 2 төркемгә каралган балалар бакчасы, Ислам көллиятенең тулай торагы һәм китап киштәсе урнашкан. 26 нчы номерлы йортта – 10 номерга исәпләнгән кунакханә һәм мөселман чараларын үткәрү өчен банкет залы.

Хәзерге вакытта Әҗем мәчетенең алгы ягын төзекләндерү эшләре дәвам итә.

2016 елда республика дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия, җимерек хәлдә булган “Сафа Бәхтиев йорты” торгызылачак. М.Усманов сөйләгәнчә, анда кунакханә булачак. Биредә татар сәүдәгәрләренең көнкүрешен чагылдырган музей экспозициясе эшләячәк.

Габдулла Тукайның тууына 130 ел булу уңаеннан, музей экспозициясен яхшырту – Казанның мәдәни тормышы өчен шулай ук әһәмиятле вакыйга. Моннан тыш, Тукайның Казандагы әдәби музее урнашкан Шамил йортында да төзекләндерү эшләрен үткәрү күздә тотыла. Хәзерге вакытта ТР Президенты йөкләмәсе буенча төзекләндерү-торгызу эшләренең проект-смета документациясе әзерләнә.

Туристларны җәлеп итүне арттыру һәм Иске Татар бистәсен популярлаштыру максатыннан, бик күп чаралар уздырыла. Мисалга, 2015 елның февраль аенда биредә “Иске Татар бистәсендә – Май чабу бәйрәме” дигән бик күңелле чара үткәрелде. Апрель аенда Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә Г.Тукай хөрмәтенә багышланган кичә булды. Шулай ук апрель аенда Казан карикатурачылары белән бергә “Көлке бәйрәме” оештырылган иде. Май аенда “Тәмле Казан” фестивале узды һәм “Аккош култыгы” ачылды. Яшьләр өчен “Татар-дозор” дигән квест-программа әзерләнгән, ә ике атналык “Казан модуле” чарасы кысаларында АКШ, Бөекбритания, Ирландия, Норвегия, Дания, Швеция, Төркия, Әзербайҗан студентларын-тарихчыларын Иске Татар бистәсендә Казан тарихы белән таныштырганнар.

М.Усманов сөйләгәнчә, хәзерге вакытта Казанда беренче булган “Казан. Кичә, бүген, иртәгә” дигән исем йөртәчәк интерактив музейны булдыру мәсьәләсе карала. Интерактив музейның төп идеясе – халыкны экспонатларны юнәтүгә җәлеп итү.

Территория үсешенә “Иске шәһәр” идарә компаниясе ҖЧҖ аеруча зур өлеш кертә. Ул 108 йорттан торган торак фондына хезмәт күрсәтә. Узган елда идарә компаниясе ярдәме белән 3 күпфатирлы йорт һәм 5 ишегалды территориясе төзекләндерелгән.

Иске Татар бистәсе – Татарстан башкаласының бик үзенчәлекле тарихи районы: бу җирлектә 96 мәдәни мирас объекты урнашкан, әлеге ядкарьләрнең 7се – федераль әһәмияткә ия.

Эшлекле киңәшмәдә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Казан муниципаль берәмлеге Башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Башкарма комитет аппараты җитәкчесе Игорь Сивов катнашты, диелә мэрия матбугат хезмәте язмасында.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*