tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Уруссуда “Калфак туе”
Иске  Уруссуда “Калфак туе”

Иске Уруссуда “Калфак туе”

2017 елның 5 маенда Иске Уруссу авылы мәдәният йортында “Калфак туе” дип исемләнгән бик матур һәм эчтәлекле чара уздырылды. Районыбызның барлык мәдәният йортларының сәнгать җитәкчеләре, мөдирләре, мәктәпләрнең татар теле укытучылары, Иске Уруссу авылы халкы катнашында үткәрелде  бу бәйге. Һәр авыл җирлеге үзенең күргәзмәсен алып килде. Чигелгән сөлгеләр, тегелгән затлы калфаклар, татар халык ашлары, татар хатын-кызларының бизәкле өс киемнәре, чигеп эшләнгән картиналар – булар бар да  хатын-кызларыбызның уңган- булганлыгына дәлилләр.

“Калфак туе” дигән мәҗлесләр Габдулла Тукай заманнарында да  үткәрелгән, ә менә “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының тарихы 1990 елдан башланып китә икән. Башка төбәкләрдә оешманың нинди эшләр башкаруы, җәмгыяттәге роле һәм алга куыелган бурычлары турындагы чыгышны җыелган халык кызыксынып, зур игътибар белән тыңлады.

Авылыбызда хөрмәткә лаек булган Хафизова Венера Мәүлетҗан кызына сүз бирелде. Ул үзенең бар гомерен балалар укытуга, балалар тәрбияләүгә багышлап, бүгенге көндә дә мәчеттә балаларыбызга дин дәресләре үткәрә.  Татар халкының гореф- гадәтләре, гаиләдәге мөнәсәбәтләр, бала тәрбияләүгә кагылышлы чыгыш ясап, Венера ханым сүзен мөнәҗәт укып йомгаклады.

Ютазы районы хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Хөснетдинова Наилә Хан кызы да чыгыш ясады.

Залда булган барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлау өчен сүз алды Ютазы муниципаль район башлыгы ярдәмчесе Волкова Джанна Таһир кызы.

Җыеныбызның музыкаль өлешендә дүрт буын вәкилләре катнашты.  “Карлыгач”балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар татар халык җырларын җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Урта мәктәп укучылары  һәм мәдәният йортының үзэшчән җырчылара, өлкән яшьтәге апалар да залда утыручыларга үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.

Иң матур күргәзмә хуҗларына Ютазы районы мәдәният  бүлеге исеменнән Хөсәинова Алсу Наил кызы дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

“Ак калфак” оешмасын безнең районда, һәркем үзенең авылында ныклап оештырып, бергә-бергә эшләп китсәк иде дигән теләктә таралдык. Иске Уруссу авыл җирлегендә “Ак калфак” оешмасының җитәкчесе итеп “алтын куллы” ханым, укытучы Рафикова Мәүлидә Гәббәс кызын, районда Мезенцева Венера Әнвәр кызын сайладылар.

Венера Мезенцева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*