tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Усман авылында “Өч буын очрашуы” дигән кичә үтте
Иске Усман авылында “Өч буын очрашуы” дигән кичә үтте

Иске Усман авылында “Өч буын очрашуы” дигән кичә үтте

Камышлы районы Иске Усман авылының социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Өч буын очрашуы” дигән кичә булып узды. Биредә  сугыш чоры балалары, ветераннар, Чечен  җирләрендә сугыш утын кичеп,  исән-имин әйләнеп кайткан егетебез Газизянов Мәжит Нәжип улы һәм балалар катнаштылар.

Туган ил! Бу сүз эчендә әйтеп бетергесез мәгънә ята. Бу сүз һәрбер кеше тарафыннан зур горурлану белән әйтелә.

Халкыбыз Бөек Ватан сугышы ветераннарына, Әфганстан, Чечня дәһшәтләре аша үтеп, зур сынау юлы узганнарга һәм бүгенге көндә дә солдат хезмәтендә безнең иминлегебез сагында торучыларга ихлас соклана.

Безнең әтиләребез, дәү әтиләр  ил алдындагы изге бурычларын үтәп, Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнар. Изге бурычны үтәгәндә нинди авырлыклар очрарга мөмкин? Сынатмас өчен ир балаларыбызга бүгеннән үк нинди булырга кирәк? Шушы сорауларга жавап итеп олыларның чыгышларын, киңәшләрен тыңладык. Әйе, безнең авыл егетләре үзләренең гражданлык бурычын намус белән үтәп киләләр һәм без моның белән чын-чынлап горурланабыз.

Ватан сакчылары  конкурсларда сорауларга төгәллек белән жавап биреп, бурычларга ижади якын килеп, осталык, житезлек  күрсәтеп, чын ихласлары белән уйнадылар. Ә катнашкан малайлар ата-бабаларының алмашчысы — Ватан сакчылары булырга әзерлекләрен шулай белгертте сыман.

Уен-көлке, котлаулар, жыр-моң белән кичә бик тиз үтте. Көчле затларыбызны бәйрәм белән котлап, исәнлек-саулык, иминлек теләдек.  Ватанны саклау − һәр кешенең, бигрәк тә һәр ир кешенең, иң изге бурычы. Бары тик сугышлар беркайчан да булмасын иде. Гөрләп туйлар узсын, сабыйлар тусын, барысы да әтиле-әниле үссеннәр! Җирдә матурлык яшәсен! Бары матурлык кына дөньяны афәттән саклый. Шуңа күрә бөтен  кешенең бер теләге бар − туган илдә тынычлык булсын!

Зөлфия ХИСӘМЕТДИНОВА.

Иске Усман авылы, Камышлы районы, Самара өлкәсе.

http://samtatnews.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*