enrutat
Баш бит / Искә Ярмәк авылы халкы Зыя Ярмәкинең 130 еллыгын билгеләп үтте
Искә Ярмәк авылы халкы Зыя Ярмәкинең 130 еллыгын билгеләп үтте

Искә Ярмәк авылы халкы Зыя Ярмәкинең 130 еллыгын билгеләп үтте

18 мартта Самара өлкәсендә Келәүле районы Иске Ярмәк авылы халкы шагыйрь якташлары Зыя Ярмәкинең 130 еллыгын билгеләп үтте.

Халик Садри исемендәге авыл мәдәният йорты сәхнәсендә данлыклы «Ак каен» төркеме, авыл үзешчәннәре һәм мәктәп укучылар моңсар-әдәби кичә күрсәттеләр.

Белешмә:

Шагыйрь Зыя Ярмәки (Әхмәтзыя Шәйхетдин улы Насыйров) – 1887 елның 9 (яңа стиль белән 21) гыйнварында элекке Самара губернасы Богырыслан өязе (хәзер Самара өлкәсенең Келәүле районы) Иске Ярмәк авылында мулла гаиләсендә туа. Авыл мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң, ун елга якын Чистай шәһәрендәге иске мәдрәсәдә укый, аннары, 1909 елдан алып 1913 елга кадәр, укуын Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Шунда укыганда әдәби иҗат эше белән актив шөгыльләнә башлый, беренче шигырьләрен иҗат итә, шигъри җыентыкларын бастырып чыгара. Матбугатта аның «Өмид бетте» исемле беренче шигыре 1909 елны Оренбургта «Шура» журналында басылып чыга. Шуннан соң яшь шагыйрьнең әрнүле тойгыларын, борчылуларын, мәхәббәт хисләрен чагылдырган лирик шигырьләре бер-бер артлы татар газета-журналларында күренә башлый. 1912 елда Эстәрлетамак шәһәрендә «Күрсәтәм» һәм «Яшьлек дәртләре» исемле ике шигъри җыентыгы, тагын бер елдан Уфада «Тойгыларым» һәм Оренбургта «Әдәбият гөлләре» дигән китаплары дөнья күрә.

1912 елда Зыя Ярмәки туган авылы Иске Ярмәккә кайта һәм балалар укытырга керешә. Берара, 1915–1917 еллар арасында, авыл мулласы вазифаларын да башкара. Октябрь инкыйлабыннан соң яңадан мөгаллимлек эшенә күчеп, 1918–1931 елларда әүвәл Богырысланда укытучылар әзерләү курсларында, аннары туган авылының советча мәктәбендә укыта башлый; соңрак китапханә мөдире, балалар йортында тәрбияче, волость башкарма комитетында загс мөдире булып эшли.

Авылда хосусый милекне көчләп күмәкләштерү чорында иске заман зыялыларына һәм дин әһелләренә каршы төрле репрессия чаралары көчәеп киткәч, Зыя Ярмәки, бәла-казалардан ераграк тору хәерлерәк дип уйлап булса кирәк, 1931 елның көзендә гаиләсе белән Үзбәкстанга күчеп китеп, әүвәл мамык игү совхозларының берсендә идарә секретаре һәм тәрҗемәче булып хезмәт итә, ә 1935 елдан башлап 1963 елга кадәр Фирганә өлкәсенең Ташлак район башкарма комитетында җаваплы секретарь һәм бүлек мөдире вазифаларын башкара. Намуслы хезмәте өчен ул «Батыр хезмәт өчен» медале, Үзбәкстан Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы һәм «Зур Фирганә каналы» значогы белән бүләкләнә.

1963 елда Зыя Ярмәки лаеклы ялга чыга. Шагыйрь Үзбәкстанда яшәгән елларында да шигырьләр язгалый. Аның кулъязмалары арасында халык әкиятләре сюжетына иҗат ителгән «Зөһрә кыз» һәм «Туган авыл» исемле поэмалары булганлыгы да билгеле.

З.Ярмәкинең актив иҗат эшчәнлеге 1911–1915 елларга карый. Аның шигырьләре, нигездә,Тукай шигъри мәктәбе үрнәгендә, классик татар поэзиясе һәм халык җырларына хас ритмик үлчәмдә язылганнар. Аларда шагыйрьнең заман тормышына мөнәсәбәттә уй-фикерләре, күңелендә туган хис-тойгылары лирик планда шактый әтрафлы чагылыш таба. Аеруча ул табигать күренешләрен оста тасвирлый. Аның «Җәй башы», «Иртә», «Кич», «Язгы тамчы» кебек шигырьләре һәм бигрәк тә халык җырына әверелгән «Ак каен»ы (М.Вәлиев музыкасы) озак еллар буе мәктәп дәреслекләрендә урын алып килә.

З.Ярмәки 1965 елның 26 ноябрендә Ташлак авылында вафат була һәм Фирганә өлкәсенең Маргилан шәһәрендәге Хуҗагәз дигән зиратында җирләнә.

Татар Википедиясе мәгълүматы

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*