tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Иске Ярмәк авылы тарихы» китабын тәкъдим итү кичәсе үтте
«Иске Ярмәк авылы тарихы» китабын тәкъдим итү кичәсе үтте

«Иске Ярмәк авылы тарихы» китабын тәкъдим итү кичәсе үтте

19 гыйнварда Самараның Камышлы районы Иске Ярмәк авылының Халик Садри исемендәге мәдәният йортында  җирле авыл тарихы китабын тәкъдим итү кичәсе (презентациясе) үтте.

Чарада искеярмәклеләр, шушы авылда туып-үсеп, читтә яшәүче авылдашлар, күрше-тирә авыллардан килгән туган-тумача, дус-ишләр, Татарстан Республикасыннан һәм Самар шәһәрләреннән мәртәбәле кунаклар катнаштылар.

Авыл мәдәният йорты сәхнәсенә күтәрелгән һәммәсе  «Иске Ярмәк авылы тарихы» китабы турында җылы сүзләрен җиткерделәр, яңа җыентыкның авторын Фәрит Хәмит улы Ширияздановны һәм искеярмәклеләрне кайнар котладылар. Камышлы районы башлыгы  Рафаэль Камил улы Баһаутдиновның, Казан кунаклары – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты каршында эшләп килүче ТРның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте Советы рәисе, профессор, академик, ТРның атказанган фән эшлеклесе Альберт Әхмәтҗан улы Борһановның, Арча шәһәренең «Казан арты» тарих-этнография музеенда тарих фәннәре докторы, профессор  Фәйзелхак Габделхак улы Ислаевның, ТР Атказанган укытучысы, Саба районы Юлбат тулы булмаган урта мәктәбенең тарих укытучысы, «Татар авыллары тарихы» китабы авторы Илдар Фәтхулла улы Сафинның,  “Риваять” фольклор ансамбле җитәкчесе, «Тәртип» радиосында «Риваять» тапшыруын алып баручы Руслан Габитовның, Һади Атласи исемендәге халык музей-китапханәсе мөдире, краевед, журналист (Карабаш бистәсе, Бөгелмә районы) Фазыл Абдулла улы Вәлиәхмәтовның, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, «Татар авыллары тарихы» китабы авторы Рәүф Әдһәм улы Юнысовның,  Самар кунаклары — өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү Ассоциациясе рәисе, икътисад фәннәре профессоры, «Самар татарлары» медиа-проектларын гамәлгә куючы Ильяс Гомәр улы Шәкүровның, Региональ «Дуслык» иҗади иҗтимагый оешмасының идеология буенча киңәшчесе Идеал Муса улы Галәүтдиновның, авыл җирлеге башлыгы Минсәет Низаметдин улы Шәйхетдиновның, Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнарының имам мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла-Рамил хәзрәт Мөхәммәткәримнең һәм башкаларның чыгышлары урынлы яңгырадылар.

Камышлы районы башлыгы  Рафаэль Камил улы Баһаутдинов  «Иске Ярмәк авылы тарихы» дип аталган китапны чыгаруда катнашканнарны Самар Губерна Думасының рәхмәт хатлары белән дә бүләкләде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты каршында эшләп килүче ТРның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте Советы рәисе, профессор, академик, ТРның атказанган фән эшлеклесе Альберт Әхмәтҗан улы Борһанов китапның авторы Фәрит Хәмит улы Ширияздановка Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә  күрсәткән хезмәтләре өчен” медален тапшырды. Бертөркем искеярмәклеләр конгрессының Рәхмәт хатлары белән дә бүләкләнделәр. Фәрит әфәндегә шулай ук “Ленин комсомолына 100 ел” ордены һәм таныклыгы да тапшырылды, ә Иске Ярмәк авылында яшәүче прапорщик, отставкадагы хәрби Алисолтанов Сәепҗан «Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел» медале белән бүләкләнде.

Китап авторы Фәрит Хәмит улы Шириязданов үзе дә авылдашлары алдында бик тәфсилле  чыгыш ясады. Яңа җыентыклар авыл, район китапханәләренә, район хакимиятенең Мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте идарәсенә дә бүләккә тапшырылдылар.  Әлфия ханым Баһаутдинова  бәйрәмне бик матур алып барды.

Әлбәттә, өч сәгатьлек тамаша данлыклы «Ак каен» төркеме, авыл үзешчәннәре, мәктәп укучылары, күрше-тирә авыллардан килгән сән­гать осталары тарафыннан җыр-биюгә күмелеп барды. Иске Ярмәк авылында туып-үскән якташыбыз, танылган татар шагыйре Зыя Ярмәкинең  шигыренә язылган “Ак каен”, «Самар — Камышлы — Ярмәк» (Гөлшат Зәйнашева сүзләре, Рөстәм Вәлиев музыкасы) дигән җырлар да, җирле шагыйрә Фәния Кәримованың «Юкәле тау» шигыре дә яңгырадылар. Искеярмәкле Илшат Галимовның «Өмет» спектакленнән сугыш елларында авыл халкының реаль тормышын тасвирлаган күренеш тә тәкъдим ителде. Ахырда, инде күптәнге традиция буенча, ярмәклеләр вакка бастылар. Сәхнәгә “Ак каен” ансамбленең олылары да, сабыйлары да, буйга җиткән чибәр кызлары да чыгып, Ярмәк вагын тыпырдаттылар.

Чара татарның рәсми булмаган гимны — «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Аны барысы да аягүрә басып башкарды.

Бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар өчен фойеда авыл җирлеге уңганнарының кул эшләреннән һәм милли аш-судан торган күргәзмә дә оештырылган иде.

Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*