enrutat
Баш бит / Татар мохите эзләп…
Татар мохите эзләп…

Татар мохите эзләп…

Чит илдә туып үскән татар яшьләре арасында Казанга кайту уе белән янучылар, шушында төпләнеп калырга теләүчеләр бар. Аларны, беренче чиратта, мондагы татар мохите җәлеп итә. Эстониянең Маарду шәһәре егете Искәндәр Сабиров та киләчәк тормышын нәкъ менә шушында күз алдына китерә.

Бүген Искәндәр Сабиров Казан дәүләт энергетика институтының 2 нче курс студенты. Монда күченеп килүенә, югары уку йортына укырга керүенә ул бер дә үкенми, сөенә генә. Эстониядәге татарлар тормышы, Казан, Татарстан белән бәйле уй-фикерләрен ул «Intertat.ru» газетасы укучыларына да җиткерде.

— Искәндәр, Казанга укырга килергә күптәннән хыяллана идеңме?

— Минем әти Мамадыш районыннан булганга, Татарстанда туганнарыбыз бихисап. Җәйге каникуллар вакытында авылга еш кайттым. Татар дөньясының үзәге булган Казанда укырга, яшәргә кызыга идем кызыгуын, тик ни сәбәпледер, андый уйларыма әллә ни зур әһәмият бирмәдем. Ел ярым элек Маарду шәһәре Төзелеш техникумының энергетика факультетын тәмамладым. Анда белем алганда энергетика тармагы белән кызыксынуым тагын да артты. Ә Эстониядә бу өлкә белән бәйле югары уку йорты юк, шуңа Казанны сайладым.

— Әтиеңне Мамадыш районыннан дидең? Сезнең гаилә Эстониягә ничек барып эләккән соң?

— Моннан күп еллар элек әни ягыннан әби-бабам акча эшләргә дип Эстониягә китә. Алар анда елга портында хезмәт куя. Әнием шунда үсә. Әти исә Мамадышта 11 сыйныфны тәмамлагач, Казан ветеринария институтына укырга керә. Шул елларда Казанга беренче мәртәбә Татар яшьләре көнннәренә төрле илләрдә яшәүче татар яшьләре җыела. Анда Эстониядән әнием дә килә. Әти белән алар шунда таныша. Башта берникадәр вакыт Мамадышта яшәгәннән соң, Эстониягә күчеп китәргә булалар.

— Гаиләдә татарча сөйләшәсезме?

— Әлбәттә. Дөресен генә әйткәндә, безнең гаиләдә сөйләмгә рус сүзләрен кыстыру юк. 15 яшькә кадәр мин үзем дә ул телне белми идем. Энем белән сеңлемә дә шундый ук тәрбия бирелгән. Мәдинәгә хәзер 8 яшь. Ул гел татарча гына сөйләшә.

— Эстониядә татарлар тормышы нинди?

— Бүген Эстониядә 3 меңгә якын татар бар, дип санала. Татарлар яшәгән һәрбер шәһәрдә диярлек татар милли үзәкләре оешкан. Аларның эшчәнлегенә күз салсаң, барысы да бер-берләре белән ярышып эш итәләр кебек. Шул рәвешле, төрле төбәк татарлары арасында аңлашылмаучанлыклар туа башлый. Минемчә, Эстония кебек кечкенә илдә шулкадәр күп татар оешмалары булдыруның кирәге юк. Аларның барысын бергә берләштерә торган зур үзәк төзү кирәк. Бу татар милләтен, аның гореф-гадәтләрен саклап калырга ярдәм итәр иде.

— Эстониядә төрле татар милли бәйрәмнәре дә аерым уздырыламени?

— Әйе. Мәсәлән, илдә бер үк көнне дүрт Сабантуй уздырылырга мөмкин. Бу милләттәшләребез өчен бик уңайсыз. Әлеге милли бәйрәмне я төрле көннәрдә, яки инде зур масштаблы бер генә чара итеп оештырсаң, күпкә яхшырак булыр иде, мөгаен.

— Моннан берничә ел элек син Эстониядә мәчет юк, дип әйткән идең? Әлеге проблема хәл ителдеме соң?

— Согуд Гәрәбстанында дөньяда Ислам динен таратырга булыша торган махсус программа эшли. Шуның ярдәмендә әлеге ил короле безгә мәчет төзү өчен акча да күчерде, җир дә сатып алып бирде. Тик Европа берләшмәсендә Эстония мөселманнарына мәчет төзергә рөхсәт итмәделәр. Шуннан соң, дин кардәшләребез Таллинда зур йорт сатып алды. «Татар мәдәни үзәге» дип атала торган бу бина тышкы яктан мәчеткә охшамаган, әмма эчендә исә барысы да гыйбадәт урынын хәтерләтә.

— Искәндәр, Казанда яши башлавыңа инде икенче ел китте. Әйт әле, Эстония һәм Россия халкының яшәү рәвешләре нык аерыламы?

— Эстониядә халык бер-беренә карата күпкә ихтирамлырак. Монда урам уртасында кешеләр үзара әйткәләшергә, әшәке сүзләр кулланырга, сугышырга оялмый. Ә инде тәмәке, сыра тоткан яшьләр Эстониядә юк диярлек. Татарстанда кызларның күпкә бозык булуын күреп гаҗәпләндем. Ә иң аянычы — бу хәлләргә дәүләт битараф. Биредә халык машинасын да, кулындагы чүбен дә кайда тели, шунда калдыра.

— Тик шулай булса да, Казанда калырга телисең инде?

— Әлбәттә! Эстония һәм Татарстан халкының яшәү рәвешләре бик нык аерылса да, Казан күңелемә барыбер якынрак. Киләчәк тормышымны шушында — милләттәшләрем янында үткәрәсем килә.

Автор: Рәмзия Закирова
Чыганак: «Интертат» ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*