tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Искердә – сәнгатъкәрләр ярышы
Искердә – сәнгатъкәрләр ярышы

Искердә – сәнгатъкәрләр ярышы

Фестивальнең икенче көне табигать кочагында Себер ханлыгының башкаласы булган Искер шәһәре урынында узды.

DSCN6394Искергә төрле төбәкләрдән җыелган кунаклар белән беррәттән яңгыр да ияреп килде. Көн дәвамында ул үзе барлыгын искәртеп торса да, концерт программасы тулысынча шаулап узды. 74 концерт номеры барысы да жюри карамагыннан узып, иң яхшы дип саналганнары Гала-концертка тәкъдим ителде.

Концерт программасы Казаннан килгән кунак, җырчы-композитор, Башкортстанның атказанган җырчысы Фәнилә Хәбирова җирле шагыйрә Галия Абайдуллина шигыренә язган яңа җырны тәкъдим итү белән башланып китте.

Чыгыш ясаучылар арасында: иң ерактан, Иркутск өлкәсеннән килгән виртуоз скрипкачы Әхтәм Фәйзиев, инде популярлашып өлгергән “Саз”, “Умай”, “Сандугач” ансамбльләре, беренче тапкыр катнашучы “Пышны”, “Әхтәмүшки” төркемнәре, Тубыл халкы арасында “халык” җырчысы исемен йөрткән Хәсән Хучашев, Казаннан Анжелика Вакилова, “человек-оркестр” Әбүзәр Миңнебаев һ.б. һ.б.

Әхмәт Фәйзиев (Иркутск)

Әхмәт Фәйзиев (Иркутск)

Кунаклар Искердәге музей белән танышу бәхетенә иреште. Монда исә Себер ханлыгы чорыннан башлап хәзерге көнгә кадәр кагылышлы экспонатлар урын алган. Шулар арасында игътибарны җәлеп иткән кылыч та урнаштырылган. Оештыручылар версиясе буенча бу кылыч Күчем хан гаскәре коралы. Әлеге кылычның өр-яңа варианты да урын алган. Аны исә үрнәк буларак ясатканнар.

Концерт программасына бер-бер артлы татарча көрәш, ат чабышы, гер ыргыту кебек спорт ярышлары да үрелеп барды. Көрәш буенча беренчелекне Вагай районы Тугыз авылыннан Данил Фаттаков яуласа, гер ыргыту буенча “Әхтәмушки” төркеме җырчысы Рөстәм Итанәковка тиң табылмады.

Күчем-хан һәм Сүзге-ханбикә нүкерләре белән

Күчем-хан һәм Сүзге-ханбикә нүкерләре белән

“Мирас” төбәк татар иҗтимагый оешмасы һәм Себер татарларының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү үзәге тарафыннан оештырылган “Искер-җыен” себер татарларының тарихи-мәдәни мирасы халыкара фестивале Тубылның “Синтез” залында уздырылган Гала-коцерт белән тәмамланды. Тамашачылар исә яратып өлгергән җырчыларын, Күчем-хан белән Сүзге-ханбикәне кайнар алкышлар белән каршы алды.

Бер-бер артлы кызыклы чыгышлар дәвам итте. Себер тамашачысы үзе яраткан җырчысы Хәсән Хучашевның һәм Иркутскидан килгән скрипкачы Әхтәм Фәйзиевның чыгышларын түземсезлек белән көтте. Хәсәннең йөрәк түреннән агылган моңы һәр тамашачының җанына бал да май булып сыланды. Бәрхәт тавыш, киң сулыш, мөлаемлы йөз, барысы да үз урынында. Шулай да, татар моңнарын скрипкада яңгыраткан Әхтәм Фәйзиевка гашыйк булмаган тамашачы залда калмагандыр. Концерт барышында Әхтәмне берничә тапкыр сәхнәгә чакырып скрипка

Иң төп инвестор - Дамир Ибраһимов

Иң төп инвестор – Дамир Ибраһимов

кылларын иркенләп сузарга мөмкинлек тудырдылар. Беренчедән ул ерактан килгән кунак, ә себер татарлары бик кунакчыл. Икенчедән – борын-борыннан себер татарларында скрипка иң популяр уен коралы булуы белән билгеле, һәр авылда үзенең скрипкада уйнаучы остазлары да булган.

Гомумән, чыгыш ясаучыларның һәркайсы мактауга, кайнар алкышларга һәм әлбәттә бүләкләргә лаек. “Мирас” оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова һәркайсына диярлек истәлекле бүләкләр тапшырды һәм берничә көн рәттән барган чараларны оештыруда ярдәм иткән химаячыларга, галимнәргә, фикердәшләренә олы рәхмәтләрен белдерде.

Искер музеенда:

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*