enrutat
Баш бит / «Ислам һәм татар дөньясы» концепциясенә үзгәрешләр кертү кирәк! Ләкин имам булырга теләүче татар яшьләре аз»
«Ислам һәм татар дөньясы» концепциясенә үзгәрешләр кертү кирәк! Ләкин имам булырга теләүче татар яшьләре аз»

«Ислам һәм татар дөньясы» концепциясенә үзгәрешләр кертү кирәк! Ләкин имам булырга теләүче татар яшьләре аз»

19-21 июль көннәрендә Татарстан башкаласында Ш.Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан «Милли тормыш һәм дин» IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы үтә.

Форум кысаларында, бүген дин әһелләре 4 мәйданчыкта ислам дөньясына кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышты.

«Казан» милли мәдәният үзәгендә «Ислам һәм татар дөньясы» концепциясен тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган утырышта Россия ислам институты ректоры, Бөтендөнья татар конгрессы бюросы әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессы каршында дини иҗтимагый оешмаларның координацион советы рәисе Рәфыйк Мөхәммәтшин секция утырышында 2013 елда кабул ителгән концепциясенең бүгенге көндә нинди халәттә булулы, проблемалар, нинди үзгәрешләр кертергә кирәклеге турында сөйләшергә чакырды.

«Ислам һәм татар дөньясы» концепциясе 2013 елда кабул ителгән. Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, дини документ Диния нәзарәте тарафыннан өйрәнелә, тикшерелә, тулыландыру өчен эшләр алып барыла. Без бүгенге көндә исламның татарлар тормышында тоткан урынын концептуаль рәвештә, гомуми күзалларга тиеш, дип сөйләде секция президиумы вәкиле.

Секция эшендә Түбән Новгород өлкәсе Дзержинск шәһәре мәчете имамы Рафек Тимербаев чыгыш ясады. Ул татар гаиләсенең милләт язмышындагы роле, миграцион процессларның катнаш никахларның артуына китерүе турында фикерләре белән бүлеште. Хәзрәт сүзләренә караганда, ислам дине буенча никахның юридик көче юк. Рафек Тимербаев катлы-катлы никахлар булмасын өчен, юридик яктан көчле булган никах кенәгәсе булдырыга тәкъдимен яңгыратты.

Казаның «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендә мәдрәсәсендә шәкертләргә тәрбия бирүче мөгаллим Рөстәм хәзрәт Ясави бүгенге көндә имам булырга теләүче яшьләрнең саны аз булуы турында белдерде. Аның сүзләренә караганда, татарларда дини гыйлем алган имамнар арасында энтузиазм соңгы елларда бик кимеде. Мисал өчен, Казанда 60 тан артык мәчет бар. Ләкин, аларның 10 сында тәрравих намазларын таҗик егетләре алып бара. Рөстәм хәзрәт сүзләренә караганда, татар балалары таҗик һәм үзбәк балалары белән дини гыйлем белү ягыннан ярыша алмый. «Дин ягыннан башка халыклар татар халыкын узып китеп, безнең халыкның позициясе шактый югалды», — дип белдерде ул. Үз чыгышында хәзрәт дини тәрбияне балаларга яшьтән үк бирергә киреклегенә басым ясады.

«Хәзерге буын балаларның берсендә дә имам булам дигән хыялы юк. Бездән соң кем килер? Артыбызда имам булырлык кешеләр юк!»,- дип белдерде.

Рөстәм хәзрәт Ясавиев нәзарәтләр каршында балаларга дини тәрбия беләш шөгыльләнүче эшче төркем булдырыга тәкъдим итте. Хәзрәт секция эшендә катнашкан дин әһелләренә үз мәхәлләрендә елы бер генә булса да имам булылыр кеше әзерләргә киңәш итте.

Себер якларында исә, борын-борынгыдан татар халкының иманы көчле булуы турында Төмән өлкәсе Яркәй районы Яңа Каишкул авылы мәчете имамы Ишмөхәммәт Аитов үз чыгышында таныштырды. Имам сүзләре буенча, әлеге авылда бүгенге көндә милли тормыш дин белән бергә үрелеп бара. Мәчеттә намазлар укыла, исем кушу, Ураза, Корбан гаетләре үткәрелә. Яңа буынны тәрбияләүдә мәчет зур көч куя, дип ассызыклап үтте ул.

Башкортстанның Бәләбәй районыннан килгән Рәүф Хасанов концепциягә үзгәрешләр керткәндә, татар телен саклау өчен мәчетләрдә вәгазьләрне татарча сөйләү механизмын булдыру, аны контрольдә тоту советы кирәклеген һәм имамнарга татар тарихын вәгазьләргә кушып итеп сөйләргә кирәклеген кертүне тәкъдим итте. Имам фикеренчә, үз тарихын белән таныш булмаган, горурланмаган яшьләр татар телен өйрәнмәчәк.

«Ислам һәм татар дөньясы» концепциясенә багышланган секция эшен алып барган Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев фикеренчә, милләтебезнең йөрәк түрендә яткан дингә кайту көннән көн активлаша. Иман калыбына багышланган фикер алышу барышында ул татар гаиләсе генә татар милләтен, татар иманын саклап кала алачак, дигән фикерен дәлилләр белән аңлатты.

Фәрит Уразаев татарлыкны саклап калуда татар авылларының роле, вакытлы матбугат, интенет киңлекләрендә татарны күрсәтү, таныту, Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенең роле турында фикерләре белән бүлеште.

«Имам булу — үзе җаваплылык. киләчәк буыннарда милли һәм дини аңны тәрбияләү сезнең өстә», — дип татар дин әһелләрнең татар тормышында мөһим урында торуларын искәртеп үтте.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*