tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ислам илләре якыная
Ислам илләре якыная

Ислам илләре якыная

Дөньяда 1 миллиард 700 мең мөселман яши. Россиядә генә дә 20 миллионнан артык дин кардәшебез исәпләнә һәм әлеге сан даими үсештә. Гаҗәп тә түгел: Россия ислам дәүләтләре белән элемтәләрне ныгытуга зур әһәмият бирә. Бу хакта Мәскәүдә сөйләштеләр.

Ил башкаласында “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркемен Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре илчеләренә тәкъдим иттеләр. Чарада Россия тышкы эшләр министрлыгында узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм илнең тышкы эшләр министры Сергей Лавров та катнашты. Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча Рөстәм Миңнеханов стратегик күзаллау төркемен җитәкли. Оешма ислам илләре белән хезмәттәшлекне ныгытуга йөз тота.

Сергей Лавров билгеләп үткәнчә, Россия мөселманнары башка дин вәкилләре кебек үк дәүләтнең имин һәм куркынысыз үсешен тәэмин итүгә, гаять бай мәдәни-тарихи һәм рухи мирасны саклауга җитди өлеш кертә. “Безнең ислам дәүләтләре белән элемтәләребез гасырлардан килә һәм төрле өлкәләрдә дәвамлы рәвештә үсә”, – диде министр. Ул төркем эшчәнлегенә ихтыяҗ зур булуын ассызыклады һәм төркем вәкилләренә Россия һәм ислам дөньясы арасында элемтәләрне үстерүдә мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк булачагын әйтте.

Рөстәм Миңнеханов 2006 елда күренекле дәүләт эшлеклесе Евгений Примаков һәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан оештырылган “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеменә ихтыяҗ зур булуын искәртте. “Аның төп максаты Росссиянең ислам илләре белән якынаюына ярдәм итүдән гыйбарәт”, – диде Татарстан Президенты. Ул хәбәр иткәнчә, 2015 елдан бирле төркем утырышлары Мәскәүдә, Казанда, Грозныйда һәм Махачкалада узган. Шундый ук чараны чит илдә үткәрү мөмкинлеге дә тикшерелә.

Төркемнең төп икътисади мәйданы булып “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit” халыкара икътисади саммиты санала, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Быел җыенда илнең 38 төбәгеннән һәм дөньяның 72 иленнән 3 мең 800дән артык кеше катнашкан. “Сезнең ил һәм төбәк вәкилләре “Россия – Ислам дөньясы” стартегик күзаллау төркеме эшендә тагын да активрак катнашса, без бик рәхмәтле булыр идек. Төркемнең башкарма органы – күптән түгел оештырылган Ислам дөньясы белән стратегик дилог һәм партнерлык фонды сезгә бөтен кирәкле ярдәмне күрсәтергә әзер. Илләребез иминлеге өчен уртак нәтиҗәле эш алып баруыбызга ышанабыз”, – диде Татарстан Президенты.

Соңрак журналистлар белән аралашканда республика башлыгы искәртеп үткәнчә, төркем эшендә хәләл индустрия һәм хәләл тормыш рәвешен үстерүгә дә зур игътибар бирелә. “Бүген бу дөнья күләмендә әһәмиятле юнәлешләрнең берсе. Аның үсеш мөмкинлелкәре зур. Моңа хәләл медицина, хәләл туризм, хәләл косметология һәм башкалар керә. Дөнья күләмендә 1 миллиард 700 миллион мөселман яши. Шуңа күрә хәләл хезмәтләргә ихтыяҗ зур. Бу – бизнеска яңа мөмкинлелкәр ача”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*