tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Истанбулга сәяхәт
истамбул
истамбул

Истанбулга сәяхәт

Истанбул Төркиянең иң зур, иң куәтле, портлы каласы, мәдәният һәм сәүдә үзәге дә. Элекеге Рим, Византия, Осман империясенең башкаласы булган, Босфор култыгында урнашкан шәһәрне кичәр өчен генә дә 150 чакрым юл узарга кирәк.

Искиткеч матур кала тарих битләренә безнең эрага кадәр 659 нчы ел белән теркәлгән. Истамбул, элеккеге исеме Константинополь, 1923 нче елга кадәр Төркиянең башкаласы булган. Илдәге үзгәрешләр, милли хәрәкәттән соң Төркия Республикасы төзелә һәм башкала Анкарага күчә.

Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы вәкаләтле вәкиллеге Истамбулда урнашкан. Мөнәсәбәтләр ныклыгы, төрле тармаклар буенча элемтәләр булдыру өчен зур эш башкарылуы турында Бөтендөнья татар конгрессының “Халкым минем” тапшыруын әзерләүче иҗат төркеме белән очрашуда вәкаләтле вәкил Айдар Әюп улы Гашыйгуллин әйтеп узды.

Дөньядагы иң зур шәһәрләрнең берсе, 16 миллион халкы булган Истанбул буйлап сәяхәтне дәвам итеп, иҗат төркеме Төркиядәге Идел-Урал татарлары фонды җитәкчесе Гөлтән Ураллы белән дә очрашты, Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура каберләрен дә зыярат кылды. Тукай паркына да сәфәр кылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*