tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Истанбул шәһәрендә язучы Гөлсинә Галимуллина һәм аның “Тау җылысы” романындагы геройларның прототиплары белән очраш узды
Истанбул шәһәрендә язучы Гөлсинә Галимуллина һәм аның “Тау җылысы” романындагы геройларның прототиплары белән очраш узды

Истанбул шәһәрендә язучы Гөлсинә Галимуллина һәм аның “Тау җылысы” романындагы геройларның прототиплары белән очраш узды

Төркиядә яшәүче татарлар Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан җурналистлар берлеге әгзасы, танылган җурналист һәм язучы Гөлсинә Галимуллина белән очрашу кичәсе үткәрде. Анда авторның “Ел китабы – 2018” бәйгесендә 3 нче урын алган “Тау җылысы” дип аталган әдәби әсәре тәкъдим ителде. Очрашу кысаларында татар китаплары күргәзмәсе оештырылды, татар милли ризыклары белән табын корылды. Чараны Истанбулда яшәүче татар киленнәре Ләйсән Тапсыз һәм Рушания Алтай оештырдылар.

Очрашуда җирле татарлар гына түгел, Татарстан, Бельгия, Гарәп Әмирлекләре, Швеция, Казахстан, Үзбәкстан, Оренбургтан килгән милләттәшләр һәм африкалы кияүләр катнашты. Җыен кунакларның бер-берләре белән танышуыннан башланды. Чара программасының төп өлешендә Гөлсинә Галимуллина повестенең ничек язылуы, аның геройлары һәм прототиплары турында сөйләде, күп санлы сорауларга җавап бирде.

– Мин язучылыкка журналистикадан килдем. Бүгенге көнгә кадәр 12 әдәби әсәр яздым. Гадәттә көчле, чынбарлыктагы кешеләр хакында язам. Әгәр кеше үзенең исеменә, милләтенә, нәселенә тугрылык саклый икән, ул – чын шәхес. Бу әсәремнең геройлары чит җирләрдә дә милләтенә, диненә тугрылык саклыйлар. Китап кешенең әхлакын күтәрә, укучының тормыштагы хаталарын төзәтергә ярдәм итә. Ул бик зур тәрбияви көчкә ия, милли рухыбызны күтәрүгә хезмәт итә, – дип сөйләде ул.

Китап таныту җыены бер ягы белән бик үзенчәлекле иде. Анда әсәрнең төп геройлары – прототиплары: Бельгиядә яшәүче әниле-кызлы Лилия, Регина Вәлиевалар, Лилия ханымның тормыш иптәше Жан Шмиц һәм Казанда гомер итүче Дания Вәлиева катнашты. Алар бу кичә өчен махсус чакырылдылар.

Эшкуар Фазыл Өзән төркияле татарлар исеменнән кунакларны сәламләп чыгыш ясады. Ул гаиләдә әти-әнисенең татарча сөйләшүен, шул сәбәпле үзенең дә ана телен белеп үсүе хакында сөйләде, татар телен саклауның әһәмиятен ассызыклады. Бу төр очрашуларның милләтне ныгытуга хезмәт итүен белдерде.

Төркия татарларының өлкән буын вәкиле Фәйзи Канра ата –бабаларының ничек Төркиягә күченеп китүләре, татар авылларына ничек нигез салынуы хакында чыгыш ясады.
Берләшкән Гарәб Әмирлекләренннән килгән кунак Ислам Шәңгәрәев мондый җыеннарны ешрак үткәрергә кирәклегенә басым ясады. Көчле милләт булу өчен, үзара татулыкның әһәмиятен ассызыклады.

Очрашуда татарча җырлар яңгырады, табышмаклар әйтелде, африкалы кияүләр үз телләрендә җыр җырлап күрсәттеләр, уеннар, бәйгеләр үткәрелде. Чара ахырында күмәкләшеп “Туган тел” җыры башкарылды. Җыен Истанбулдагы мәдрәсә шәкерте Госман Шаһмәмәдов һәм Мәдинә абыстай Ганиеваның дога укулары белән тәмамланды.

Рушания Алтай

Истанбул

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*