tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Истанбулда татарлар ярышты
Истанбулда татарлар ярышты

Истанбулда татарлар ярышты

16-17 мартта Төркиядә “Татар кызы – 2014, Төркия”, “Студентлар язы 2014” ярышлары һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Төркиядәге бүлекчәсенең җыелышы узды, дип сөйләде “Ак калфак” җитәкчесе Кадрия Идрисова.

Истанбулның таризи Фатих районында урнашкан Али Әмири Әфәндә мәдәни үзәгендә 16 мартта “Татар кызы – 2014, Төркия” конкурсы үткәрелде. Мондый төр чара Төркиядә беренче мәртәбә оештырыла. Бәйгедә Татарстанда туып үскән алты кыз катнашты.

Жюри эшендә профессор Надир Дәүләт, Бөтендөнья татар лигасы президенты Гөнүл Пүлтәр, Россиянең Истанбулдагы сәүдә вәкиллегендәге бүлек җитәкчесе Альбина Рәхмәтуллина, Идел-Урал татарлары оешмасы җитәкчесе Гөлтән Ураллы, Искешәһәрдәге консерватория укытучысы Әминә Айгистова, телевидение алып баручысы Ләйсән Бадертдинова, “Фидан” балалар музыка үзәге җитәкчесе Светлана Гашигуллина. Рәислек Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисовага тапшырылган иде.

Кызлар җыр, бию, милли ризык әзерләүдә ярыштылар, шулай ук алар махсус бәйге өчен өй эше – эссе язып килгәннәр иде. Җиңүгә дәгъва итүчеләр татар мәдәнияте, тарихына бәйле сорауларга да җавап бирделәр.

Нәтиҗәдә бәйгедә җиңүне Кайсери университетында белем алучы Гөлназ Исмәгыйлева яулады. Бәйгедә катнашучыларга Татарстанга кайтып килү өчен авиа сертификатлар, диңгездә ял итү өчен юллама тапшырылды.

“Татар кызы 2014, Төркия” бәйгесе белән бергә үрелеп “Студентлар язы” ярышлары да үтте.

Төркиядә Татарстаннан җитмешләп студент белем ала. Шуларның күпчелеге “Студентлар язы”нда катнашты. Алар – Истанбулның үзеннән, шулай ук Әнкара, Искешәһәр, Бурса, Кайсери, Денизди, Бурдур шәһәрләреннән җыелдылар. Студентлар шулай ук җыр-биюдә, сәнгатьле шигырь укуда, сәхнә сәнгатендә көч сынаштылар.

17 мартта “ак калфак”ның Төркиядәге бүлекчәсе җыелышы үтте. Анда оешманы рәсми теркәү, моның өчен татар телендә устав булдыру зарурияте әйтелде, башкарылачак эшләр тәртибе һәм башка оештыру мәсьәләләре каралды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*