tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Истанбулда тел һәм тарих галиме Зәки Вәлидине искә алдылар
Истанбулда тел һәм тарих галиме Зәки Вәлидине искә алдылар

Истанбулда тел һәм тарих галиме Зәки Вәлидине искә алдылар

Истанбулда күренекле тел һәм тарих галиме, сәясәт эшлеклесе Зәки Вәлиди Тоган искә алынды. Бу чара Караҗаәхмәт зиратында мәрхүмнең кабере янында оештырылды.

Вәлидинең каберен зыярәт итү чарасын аның якташы Азат Кулдәүләтов оештырган. Анда Истанбулда яшәүче татар-башкортлар: Фазыл Агиш, Абдуллаһ Йенәр, Зара Кәбирова, Алия Чакылмаз, Ләйсән Тапсыз һәм башкалар катнаштылар.

Галим Фазыл Агиш академик Зәки Вәлиди Тоганның тормышы белән таныштырып үтте. Аның сәяси һәм фәнни эшчәнлеге турында сөйләде. Дин әһеле Коръән-Кәрим сурә һәм аятьләре укыды, һәркем мәрхүмнең рухына дога кылды.

Киләсе елда Зәки Вәлидинең тууына – 130, үлеменә 50 ел тула. Зыярәт итү ахырында бу мөнәсәбәт белән Төркиядә киңрәк масштабта, тагын да зуррак чаралар оештыру турында фикер алышынды.

Рушания Алтай,
tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*