tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Истанбулда традицион Сабан туе бәйрәм ителде
Истанбулда традицион Сабан туе бәйрәм ителде

Истанбулда традицион Сабан туе бәйрәм ителде

1 июньдә Истанбулда Сабан туе халык бәйрәме узды. Чара Истанбул Сарыер районы паркында узды. Бу хакта Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиллегендә белдерделәр.

Бәйрәм чараларында РФ нең Истанбулдагы генераль консулы Алексей Ерхов, Халыкара төрек мәдәнияте оешмасы (ТӨРКСОЙ) генераль секретаре Дюсен Касеинов, Истанбул провинциясе вице-губернаторы Казым Текин, “Берләштерелгән шәһәрләр һәм җирле хакимият” Бөтендөнья оешмасының урта Көнчыгыш һәм көнбатыш Азия төбәк бүлекләре генераль секретаре – Истанбул мэры киңәшчесе Мехмет Думан, Истанбул мэриясе генераль секретаре урынбасары Али Алтынташ, Истанбул мэрисенең мәдәният оешмасы генераль директоры Невзат Кютюк һ.б. катнашты.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасыннан ТР Президентының халыкара һәм тышкы икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бюросы әгъзасы, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев һ.б. катнашты.

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстан мәдәният эшлекләре һәм солистлары катнашындагы концерт программасы чарага бәйрәм төсмере өстәде.

Сабан туе кысаларында уеннар һәм ярышлар, әлбәттә, милли көрәш оештырылды. Бәйрәм чараларында, Истанбулда яшәүче ватандашлар белән бергә, Төркия вузларында белем алучы ТР яшьләре дә катнашты.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*