tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Истәлек тактасы ачылды
Истәлек тактасы ачылды

Истәлек тактасы ачылды

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте танылган һәм данлыклы милләттәшләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү буенча планлы эш алып бара. Узган елларны төбәкнең байтак авылларында мемориаль такталар куелды, һәйкәлләр ачылды, өлкә мәдәният үзәгендә татар халкы музее эшли башлады. Чынлы районы Кәшә авылында күптән түгел мохтариятнең беренче рәисе, профессор Азат Курчаковка мәрмәр такта  ачылган булса, шушы көннәрдә генә өлкәнең мактаулы гражданы, Социалистик хезмәт Герое, үз чорының шикәр чөгендере игү остасы Салихҗан ага Фәизовка да истәлек тактасы куелды.

Гомерен туган  авылына хезмәт итүгә багышлаган Салихҗан агага быел 89 яшь тулган булыр иде. Башта таркторчы, аннары бригадир булып эшләгән бу хезмәт кешесе ул чакларда зур дәрәҗә саналган ВДНХ күргәзмәләрендә катнашып алтын медаль ала, партия съездларына делегат итеп сайлана,”Почет билгесе” орденына лаек була. Узган гасырның алтмышынчы еллар уртасында Салихҗан абыйга, колхозның иң яхшы механизаторына,  шикәр чөгендере эшкәртү бригадасын ышанып тапшыралар. Һәм ялгышмыйлар да. Аларның хезмәт күрсәткечләре районныкын гына түгел, өлкәнекеннән дә югары була.

1971 елда аңа Социалистик хезмәт Герое исеме бирелә.  Авыл хуҗалыгы тармагындагы уңышлары һәм зур иҗитмагый эшчәнлеге өчен хезмәт батырына 1998 нче елда төбәкнең иң югары бүләге – Ульяновск өлкәсенең Почетлы гражданы дигән мактаулы исеме бирелде һәм аның исеме өлкәнең Алтын китабына язылды. Ә бүген исә аны зурлап авылдашлары истәлек тактасы ачалар. Бүгенге мәрмәр тактаны ачуга килгән туганнары гына түгел, авылдашлары да Салихҗан абыйның тырышлыгы, киң күңелле һәм һәрчак ачык йөзле булуы хакындагы истәлекләре белән уртаклаштылар.

Рамис Сафин Ульяновск өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*